Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабантуйга – шигъри бәйләмнәр

Июнь аен, гадәттә, Сабантуйлар ае дип йөртәләр. Чыннан да, июнь ае керүгә республикабыз авыллары, район үзәкләре, бистә-шәһәрләре һәм, гомумән, дөньяның татар яшәгән һәр төбәге халкыбызның бик тә күрк...

Июнь аен, гадәттә, Сабантуйлар ае дип йөртәләр. Чыннан да, июнь ае керүгә республикабыз авыллары, район үзәкләре, бистә-шәһәрләре һәм, гомумән, дөньяның татар яшәгән һәр төбәге халкыбызның бик тә күркәм бәйрәме – Сабантуйлары рухы белән яши башлый. Сабан туе елына бер килә торган милли бәйрәм генә түгел әле. Ул – динебез, телебез һәм моңыбыз белән бергә татарны милләт буларак саклап калган тарихи изге йолабыз да. Шуңамы күпме шигъри җанлы милләттәшләребезгә, үткер телле шагыйрьләребезгә илһам биргән, иҗатка рухландырган. Шулай булмаса  Сабантуйга багышланган ничаклы шигырьләр туар идемени?! Иртәгә һәм берсекөнгә һәркайда диярлек Сабантуйлар гөрләячәк. Сабантуй мәйданнарында, төрле уен-бәйгеләр, җыр-моң белән бергә, шигъри сүзгә дә урын түрдән булыр, дип уйлыйм. Сабантуй оештыручыларга һәм аны алып баручыларга беркадәр ярдәм итү максатыннан түбәндә шагыйрьләребезнең Сабантуй  бәйрәменә  багышланган бер бәйләм шигырьләрен туплап бирергә булдык.
                                           Таһир САБИРҖАНОВ
Сабантуй бүген бездә
Шатлыклар – күңелебездә.
Ал кояш – күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә.
Иң уртага утыртканнар
Иң озын бер колганы –
Колганың да бик тиз генә
Менеп булмый торганы.
Җиңгиләр биреп җибәргән
Бизәкле бүләкләрен.
Ә малайлар көрәшергә
Сызганган беләкләрен!
Ә кызлар киеп чыкканнар
Иң матур күлмәкләрен.
Латыйп бабай төяп килгән
Иң ныклы чүлмәкләрен.
Абыйлар алып килгәннәр
Иң җитез юртакларын.
Гармунчылар алып чыккан
Җырларның уртакларын.
Җилферди  чиккән сөлгеләр.
Бүләкләр – күбебезгә!
Көрәшик тә, узышыйк та –
Сабантуй бүген бездә!
                       (Роберт МИҢНУЛЛИН)
                                ***
Эх, Сабантуй, Сабантуй!
Ямьле җәйләр җиткәч,
Кырда эшләр беткәч,
Бар халык җыела мәйданга.
Уйнап, биеп, җырлап,
Гармун моңын тыңлап,
Күңел ача Сабантуйларда.
Эх, Сабантуй, Сабантуй,
Сабантуйга ни җитә?!
Моңсызларны да җырлата,
Картларны да биетә.
Эх, Сабантуй, Сабантуй,
Күңелләрне җилкетә.
Бәйрәмнәрнең иң ямьлесе –
Сабантуйга ни җитә?!
Күптән көткән бәйрәм,
Читләр кала хәйран.
Табыннарда чәйләр, юкә бал.
Әйдә, уңган кешем,
Данга күмик эшең.
Җир селкетеп, әйдә, биеп ал.
Атлар         уйнап килә,
Мәйдан батыр көтә.
Чиккән сөлге алар билендә.
Кырда иген уңсын,
Җырда шатлык булсын,
Тыныч тормыш булсын илемдә.
                           (Рөстәм ЗӘКУАН)
                               ***
Сабан туе – тантана
Авылларда –  милли бәйрәм,
Сабан туе – тантана!
Кыр батырлары хезмәте
Сабантуйда мактала!
Җырга, биюгә бик оста
Гомердән безнең халык.
Йотлыгып тыңлый кунаклар
Моңнарны хәйран калып.
Милли уеннар гөр килә
Туган җир кочагында.
Халкыбызның яшәрлеген
Инандырган тагын да!
Җитезләр һәм көчлеләр
Мәйданнар уртасында.
Ярышларда гына түгел,
Җиңәрлек яу кырында!..
                        (Роберт ШӘЙМӘРДАНОВ)
                                ***
Сабантуйлар гөрли
Менә бездә Сабантуйлар,
Бәйрәм бит, әй якташлар!
Сабантуйның киң капкасын
Ачыгыз, авылдашлар!
Әй, Сабантуй, һәй, Сабантуй
Гөрли туган ягымда.
Кыр батырын данлап җырлый
Күк сабан тургае да!
Кыңгыраулы атлар чаба
Чигүле сөлгеләрдән.
Чәкчәк тоткан сылу кызлар
Мөкиббән көрәшчедән!
Мәйданның да күрке бит ул –
Сабантуйның батыры!
Уеннары, җырлары да –
Халкымның зур шатлыгы.
Милли бәйрәм – Сабантуйлар
Гөрли татар илемдә.
Тырыш халкым, үрнәк бит син
Дөньяның бар җирендә!
                    (Ризидә СИТДЫЙКОВА)
                                ***
Сабантуй
Менә  бүген, менә шушы мәлдә
Күңелемдә балкый якты уй.
Кулларына чиккән сөлге тотып,
Дөнья буйлап атлый Сабантуй!
Табанында үлән чыгын тоеп,
Көндәшенең алып биленнән,
Чиста итеп аркасына салган,
Чын көрәшче, Алып диелгән.
Татар каны уйный тамырларда,
Иярләгез акбүз байталны.
Халкым, диеп җан атучы ирләр
Бәйгеләрдән читтә каламы?
Күңелләргә сахра җиле керде,
Сыеп булмый бүген өйләргә.
Урын түрдән тансык тальяннарга,
Гасырлардан килгән көйләргә.
«Шөгер»ләре, «Шахта»лары барның
Рухы таза булу начармы?
Бөек моңы, милли горурлыгы
Аягында тота татарны!
Бил бирешмәдек хәтәр алышларда,
Нык бәдәнле, корыч билле без.
Кунак каршылыйбыз табын корып,
Ватанлы без, шөкер, илле без!
Менә бүген, менә шушы мәлдә
Күңелемдә балкый якты уй.
Кулларына чиккән сөлге тотып,
Дөнья буйлап атлый Сабантуй!
                          (Таһир ШӘМСУАРОВ)
                              ***
Сабан туе мәйданында
Сабан туе! Бәйгеләрдә
Барча халык катнаша:
Гер күтәрә, бау тартыша,
Бу – гаҗәеп тамаша.
Сабан буе мәйданында
Күтәрелә күңелләр.
Җилдәй җитез атлар чаба,
Көрәшә ир-егетләр.
Һәр кешегә дә мәйдан киң,
Сәләтлеләр – уртада.
Язгы чәчү батырлары
Бүген итә тантана.
Киленнәр бизәкләр чиккән,
Нурдандыр өлгеләре –
Ел-чорлар аша җилферди
Сабантуй сөлгеләре.
              (Асия КОРБАНГАЛИЕВА)
                      ***
Исәнме, бәйрәм!
Җырлары һәм гармуннары белән
Сабантуйлар килде әйләнеп.
Ап-ак һәйкәл гүя калкып чыккан:
Авыл саен сөлге бәйләме!
Тамаша кыл, күңел ач син бүген,
Биеп җибәр, әйдә, булмаса!
Болынлыкны яшел постау итеп,
Табын кора туган-тумача.
Бабалары  моңы – Иделдәндер,
Сибелгән шул  татар, сибелгән.
Туган җирен сагынып кайта алар
Донбасслардан, ерак Себердән.
Туган якның чишмәләре тәмле,
Җилләренә хәтле, һәй, тыгыз.
Кардәшләрем, кунак булып түгел,
Бөтенләйгә инде кайтыгыз!
«Бу бит безнең Ватан!» – дия-дия
Шатланышыйк без, уйныйк, гөрләшик.
Татарларым!
Сабантуйда сыман,
Яшәүдә дә мәңге берләшик!
                            (Рашат НИЗАМИ)
                                 ***
Сабантуйлы халык без
Тыпыр-тыпыр атлар чаба,
Җил тузгыта ялларын.
Бармы синең Сабантуйда
Чабыш карый барганың?
Баш килгәнгә чүпләм сөлге –
Мәйданның зур бүләге.
Ат өстендә күрше малай,
Күрәсеңме, күр әле!
Тыпыр-тыпыр атлар чаба –
Безнекеләр колыны.
Димәк, яшьләр саклый әле
Бездән калган җылыны.
«Гармунсыз мәйдан булмый», – дип,
Бер акыллы әйткән, ди.
«Әпипә»не суза берәү,
Микрофонда – «Әллүки».
Әнә берсе чүлмәк вата,
Кемдер чыккан ярышка.
Һәркем алдынгылык өчен,
Җиңү өчен тырыша.
Кунаклар кайткан Мәскәүдән,
Казан, Ижау каладан.
Санап бетерерлек түгел,
Әллә ничә саладан.
Кочаклашып күрешәләр,
Бик күбәйгән әйтер сүз.
Сыната торганнар түгел,
Сабантуйлы халык без.
                           (Миннур САФИУЛЛИН)
                            ***
Хуш киләсең, Сабан туе!
Идел-йортка бәйрәм керде:
Җиз кыңгырау – дугаларда.
Егетләрдә – тальян гармун,
Чиккән сөлге – юргаларда.
Күзең ачтың – шытты бөртек –
Килер көннең ышанычы.
Җырга күчкән шигъри аһәң –
Игеннәрнең куанычы.
Аланнарда – яшьлек җыры,
Печән исе, чалгы чыңы!
Бәйрәм рухы – йөрәкләрдә,
Мәйданнарда – тальян моңы!
Сабанында сынатмадык,
Җир-анадан шәфкать көтик!
Күтәрик без күңелләрне –
Сабан туен бәйрәм итик!
Татар күңеле һәрчак ачык:
Әзер җыры, әзер сые!
Мәйданнарга рәхим ит син,
Хуш киләсең, Сабан туе!
                           (Гөлүсә БАТТАЛОВА)
                                 ***
Татар Олимпиясе
Сабан туе – Сабантуй,
Борынгыдан калган туй,
Безнең халык Олимпия
Җиңүләрен яулар туй.
Язгы эшләр тәмамлангач,
Җәй башында бер ямь ул.
Сабан туе халык белән
Бергә туган бәйрәм ул.
Кайчан туган? Кайда туган?
Әйтми аны беркем дә.
Әллә башта грекларда,
Әллә әүвәл төркидә?
Ат чабышы, бил алышу,
Көч сынашу электән.
Татарларның йөрәгеннән
Җегәренә береккән.
Капчык белән сугышулар,
Капчык киеп йөгерү,
Кырны-юлны күзәтергә
Колгаларга менгерү.
Болар бар да зарур булган
Саклар өчен яшәүне.
Әнә шулай ил сакларга
Өйрәткәннәр яшьләрне.
                    (Әхәт ХӘБИБУЛЛИН)
                    ***
Көрәш көне
Сабан туе – Көрәш иле
Һәр кыйтгада, һәр җанда,
Җырлыйсыңмы, елыйсыңмы –
Өмә янган вөҗданга.
Данга үрелү түгел бу,
Сабан туе – эндәшсез,
Хакыйкатькә аяк чалсаң,
Көчле алыр, – тиңдәшсез.
Көрәшсез иманың сулса,
Билеңнән өзәр шуар,
Яшьлек мәйданындагылар
Гуаһы торыр шуңар.
Сабантуй хыянәт кылмас
Кыямәт килгәндә дә,
Иблисләрне без, татарлар,
Җыр җырлап күмгәндә дә.
Көрәшләр үлә димени
Утка су сипкән ише?
Сөлгеңне ал бил алмашка
Син – Татар дигән кеше!
Ни генә, ничек булса да,
Көрәш безнеке ич ул,
Күк йолдызлы, җыр – Сабантуй, –
Безнең серләшер кич ул.
Ташлар атсын бәгъзе берәү
Көрәшләргә – күк күмәр!
Көрәш туе узар мәйдан –
Менә шул безнең гомер.
Күмерләрдән күтәрелдек
Тимер казыкка чаклы;
Дөнья күрә: татарлыкны
Фәрештәләр кочаклый.
Аклы балкыш, татлы батыш –
Сабан туе соңында.
Әй! Җырлашыйк, биик, дуслар,
«Әпипә»ләр моңында.
Сөю берек, бәхет берек,
Хәсрәт берек – Сабантуй;
Башта – көрәш, аннан – үлем,
Иң соңынтын – сезнең туй.
Ни генә, ничек булса да:
Бәхетме бу, төтенме? –
Сабантуй мичендә пешә
Бәлешнең хак бөтене.
                      (Әхәт ГАФФАР)
                          ***
Сабан туе
Берсен берсе сагынып дуслар кайта,
Җыелышып олы бәйрәмгә.
Сөйләшеп һич сүзләр бетмәс сыман
Очрашкачтын олы бәйрәмдә.
Яшел үзән чәчәк бәйләмедәй
Аллы-гөлле килеп чайкала.
Тальян гармун яңгырый сигнал булып,
Олы бәйрәм шулай башлана.
Татарның бит иң зур бәйрәме ул –
Гасырлардан килә, ерактан.
Болгар бабаларның мирасыдай
Нишләрбез без аны югалтсак?
Бөтен дөнья таный инде безне
Шушы Сабантуйлар аркылы.
Һич кимемәс, бары арта барыр
Бу бәйрәмгә халык ташкыны.
                        (Ирек БИЛАЛОВ)
                            ***
Мәйданнарда гөрли Сабантуй
Кара буразнадан атлаганда,
Изге җир дип йөрттек без аны.
Сабан туе матур узсын дисәң,
Яратырга газиз сабанны.
Егет халкы таңнан урамнарда,
Чиләк тотып йөгерә малайлар.
Яшь киленнәр күптән сөлге чиккән,
Түбәтәен барлый агайлар!
Ә авылның уналтыда чагы,
Сылу кыздай көяз бизәнгән.
Ишетәсеңме. кемдер җырлый әнә,
Моңлы тавыш килә үзәннән!
Бәйрәм ашы кайный казаннарда,
Бар төбәктән җыела милләтем.
Гармунчылар гармун сайратсыннар,
Өлге итеп халык көйләрен.
Милләтемнең менә ел буена
Бәйгеләрне көткән чаклары.
Күңел тула, горурланмый кара,
Исән, шөкер, татар атлары!
Һәр ызбага кунак кайта бүген,
Кояш көнләшерлек якты уй.
Гасырлардан килгән мирас исән –
Мәйданнарда гөрли Сабантуй!
                     (Таһир ШӘМСУАРОВ)
                          ***
Сабантуйлар җитте
Сабантуйлар җитте, сихри моңнар
Мәйданнарга тарта күңелне.
Моңлы, җырлы халкым бу бәйрәмне
Авыр елларда да үткәрде.
Туган яклар газиз һәркемгә дә,
Авылдашлар кайта читләрдән.
Сагындырып килгән бу көннәрне
Кем бар икән зарыгып көтмәгән?
                                  (Чыңгыз МУСИН)
                          ***
Милли бәйрәмебез – Сабантуй
Авылларда гөрләп уза
Милли бәйрәм –Сабантуй.
Көрәшченең билләренә
Чиккән сөлге бәйләп куй.
Сабантуй, Сабантуй –
Җәйнең матур чагында
Туганнар, дуслар җыела
Табигать кочагында.
Йөрәкләрне җилкендерә
Бәйрәмнең һәр ярышы.
Бәйрәм күрке – бил алышы,
Елгыр атлар чабышы.
Каршыларга һәрбер елда
Насыйп булсын бәйрәмне.
Гореф-гадәт югалтмыйча
Үткәрик Сабантуйны.
                              (Венера МӘХМҮТОВА)
                           ***
Сабантуй
Сабантуймы, Сабантуй –
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит  ул.
Чаптар өстендә чабып,
Катыктан тәңкә табып,
Колга башына менеп,
Узышлыга йөгереп...
Татарча бил алышып,
Аркан белән тартышып,
Ватмый йомырка ташып,
Үткенлектә сөйләшеп,
Җиңсәң әгәр,
Сабантуй –
Эчкә шатлык сыймас туй!
                          (Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА)
                              ***
Бүген бездә Сабантуй
Бүген бездә Сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.
Кемдә нинди һөнәр бар?
Йөгерергә кемнәр бар?
Кызганмый табаннарны
Урагыз мәйданнарны.
Ә көрәшә кайсыгыз?
Көч сынашып кайтыгыз.
Курыкмагыз егылудан,
Йөгереп артта калудан.
Ансыз булмый Сабантуй,
Колагыңа киртләп куй.
Булмаса һөнәрегез,
Читтән карап йөрегез:
Картлар чүлмәк ватканын,
Атлар чабышып кайтканын,
Көрәшчеләр бер-берсен
Җилкә аша атканын.
Карасагыз – бәйрәм бар,
Сусасагыз – әйрән бар,
Ял итәрсез арсагыз,
Үкенмәссез – барсагыз.
                       (Фәнис ЯРУЛЛИН)
                                   ***
Татар бәйрәме
Сабантуйларның саны юк!
Юк Сабантуйның яше.
Сабантуй һәрбер татарның
Йөрәк түрендә яши...
Сабантуй – борынгы йола!
Бүген дә ул шул килеш!..
Шарты бер – кеше үзеннән
Үзе сорарга тиеш:
«Хакым бармы соң бәйрәмгә,
Лаеклымы мин аңа?..»
Гасыр аръягында туган
Бу сорау һаман яңа.
Бу сорауга татар халкы
Җавабын бирә торды –
Тәненнән кан акканда да
Ул икте, язды, корды!
Шулай итеп Сабантуйга
Яулады ул үз хакын...
Һәм менә көчле кулына
Язмышын алды халкым.
Язмышка хуҗа халыкның
Шатлыкка да хакы бар –
Ә шатлыкның Сабан туе
Дигән мәгърүр аты бар.
Яңгырасын ул мәйданда,
Гөрләсен һәр йөрәктә –
Сабан туе һәр кешене
Көр яшәргә өйрәтә.
                       (Ренат ХАРИС)
                            ***
Мәйдан
Саумы, июнь – Сабантуйлар ае!
Саумы, Сабантуйлы киң мәйдан!
Менә шулай матур яшәгез, дип
Җыйдыгыз сез безне яңадан.
Хезмәт мәйданында җиңү яулап,
Көрәш мәйданына килдек без.
Йөрәкләрдә җиңү тантанасы
Җилфер-җилфер итсен, дидек без.
Сабантуйда халык белән бергә
Ешрак ярсып тибә һәр йөрәк.
Мәйданнарда бил алышу өчен
Көрәшчегә пакь сөлге кирәк.
Йөрәкләрдә көрәш дәрте саумы –
Җиңү яулап алга барыйк без!
Мәйданнарда бил алыша белгәч,
Батыр халык булып калыйк без!
Баш килүче, җиңүчеләр булыр,
Шау-гөр килеп чүлмәк ватылыр.
Көрәш мәйданында туган батыр
Тормыш мәйданында табылыр.
Зур тормышның бөтен матурлыгын,
Хозурлыгын саклый бу мәйдан.
Бәйрәмнәрнең таҗы – Сабантуйлар
Бүләктер ул тиңсез Ходайдан1
                       (Хәнәфи БӘДИГЫЙ)
                              ***
Йөрәк ярсый, җан шатлана
...Сабан туе, Сабан туе,
Уен-көлке, җыр, тамаша.
Батыр ирләр, чапкын атлар –
Бар да бүген көч сынаша...
Чүлмәк вату, көч сынашу,
Уен арты уен китә.
Өлкәннәре, кечеләре –
Бүген бар да бәйрәм итә.
Чиксез бәхет, зур тантана,
Йөрәк ярсый, җан шатлана,
Бәйгеләрдә аргамаклар
Очар коштай канатлана.
Сөлек кебек сылу атлар
Искән җилдәй җилеп үтә.
Чынга ашты ак хыяллар –
Бу шатлыкка ниләр җитә!
Җиңү яулый белгән халык
Бүген шулай бәйрәм итә!
                        (Резеда ВӘЛИЕВА)
                             ***
Татар бәйрәме
Сабан туе гөрли, Сабан туе!
«Алмагач»ын җырла сызгырып!
«Хезмәт туе», – диеп, гармуныңда
Сәйдәш көен җибәр сыздырып!
Җилләре дә бүген әллә нинди –
Тантаналы, горур, серлеләр.
Шул җилләрдә уйнап җилфердиләр
Милли бизәк чиккән сөлгеләр.
Түрдә торсын  тәмле бал-чәйләре,
Чәчәк бәйләмнәре, җәй яме;
Шаккатырып Рәсәй халыкларын
Шау-гөр килә татар бәйрәме!
                      (Ирек САБИРОВ)
                           ***
Тамырларын барлый Сабантуй
Туйлар байтак татар дөньясында,
Керсез җанда яна якты уй.
Бар татарны бергә берләштергән
Туйлар күрке бит ул Сабантуй!
Ул чакыра ерак-ераклардан
Нигезләре көткән улларын.
Өмет-куанычка манып ала
Сагынудан туган уйларын.
Көрәшләрдә билне бирмәгәнне
Әйтмәсәм дә инде беләсез.
Чын батырлар китми Сабантуйдан
Иңнәренә салган тәкәсез.
Тауга йөгер, йә  гер күтәр, әйдә,
Йә катыктан акча эзлә, мә!
Бәйгеләрдә катнашмыйсың икән,
Сабантуйдан кызык эзләмә.
Туйлар байтак татар дөньясында,
Мәйданнарны иңли нурлы уй.
Бар татарны бер табынга җыеп,
Тамырларны барлый Сабантуй!
                     (Таһир ШӘМСУАРОВ)
                                ***
Сабан туе сабагы
Җирне җәйгә әйләндереп
Киләбез Сабантуйга...
Чыксаң татар көрәшенә
Кагыйдә шундый анда:
Эзләмә җай хәйләләргә,
Көндәшкә аяк чалма.
Менсәң авыш баганага,
Бераз кыек атласаң,
Син очына кадәр аның
Җиталмыйсың беркайчан –
Бик тиз мәтәләсең аска.
Көянтәме иңеңдә?
Атламасаң тигез генә,
Чайкала су, түгелә.
Шулай төз атлый белмәсәң,
Кашыктагы йомырка
Тәгәрәп сәфәр китәчәк –
Тоталмассың куып та.
Багана башында – әтәч,
Түгел менеп җитмәслек.
Кем өчендер  матур максат,
Үрли алсаң – чын бәхет.
Җиңүченең җилкәсендә
Сарык әйләнә мәйдан.
Батыр аны саф тастымал
Белән көрәшеп алган.
Ат чабышы – ил ярышы,
Уза иң шәп чапкан ат.
Чыга алмый алга ялган,
Бу түгел лә сәясәт.
Хәрәмләшү – бездә гөнаһ,
Кагыйдәбез хакламый.
Безгә бик үк кардәш түгел,
Кемнәр дөрес атламый.
Дөнья ничек атласа да,
Дөрес атлар халкыбыз.
Туры атлагач халкыбыз,
Горурлыкка хаклыбыз.
                         (Әхсән БАЯН)
                                 ***
И Сабантуй!
Чәчәкләрдә, кызлар карашында,
Кошлар сайравында җәй яме.
И Сабантуй, тансык, көтеп алган
Татарымның милли бәйрәме!
И Сабантуй, синең бәйгеләрдә
Чыныгу алдык гомер-гомергә.
Мәңге сүнмәс өмет кояшыдай
Уелгансың безнең күңелгә.
И Сабантуй, ярсу аргамаклар
Томырылып чаба узышта.
Бармы тагын мондый тантаналы,
Шатлыклы көн безнең тормышта?
И Сабантуй, һич тә тынып тормый
Җыр-моң, бию синең түреңдә.
Рәхәтләнеп күңел ачсын, әйдә,
Зарыкканнар сине күрергә.
И Сабантуй, батыр көрәшчеләр
Мәйдан тота синдә һәр елны.
Егетләрең пәһлевандай көчле,
Ә кызларың көләч, ягымлы.
И Сабантуй, җанны җилкендергән
Зур тамаша илдә хәйран син.
Милләтемне көчле, горур иткән
Гасырлардан килгән бәйрәм син!
                      (Фәнәвис ДӘҮЛӘТБАЕВ)
                            ***
Сабан туе
Сабан туе –
Батырга юл!
Кулда – сөлге.
Кысып билне
Минут үтә,
Тынлык кына.
Тик берзаман
Тавыш куба:
– Җиңде, җиңде!..
Берәүгә дә
Билен бирмәс Хәмәй –
Быел батыр инде!..
– Хәрәмләшмә, Галәветдин,
Былтыр да син шулай иттең...
Кара, кара!..
Аяк чала...
Хәмәй барыбер батыр кала!
Сәмигулла күсәк ала.
Кычкыралар:
– Чүлмәк монда!..
– Юк, юк, монда,
Шуннан юлла...
Башка суга күрмә, явыз!..
Чүлмәк артта,
Ачык авыз...
Җирне яра күрмә инде,
Җитәр!
Юкка йөрмә инде...
... Кыза бара
Сабан туе!..
Болын иңли бию көе,
Гөрли генә болын буе,
Бүген монда – Сабан туе!
Сабан туе –
Бәхет туе,
Шатлык туе,
Яшьлек туе,
Картлык туе...
Кыза бара Сабан туе!
                  (Мөдәмил ӘХМӘТОВ)
                         ***
Сабантуй
Яланнарда Сабантуйлар гөрли,
Яшь егетләр суза гармунын,
Уйнаклатып җилләр алып китә
Еракларга гармуннар моңын.
Вак-вак атлап биегән кызлар ялгыш
Йөрәгеңә басар кебекләр.
Җаен табып кына сылуларга
Каш сикертеп уза егетләр.
Көрәш кыза мәйдан уртасында,
Дулкынлана халык: кем җиңәр?
Көрәшчеләр әле бил бирмиләр,
Чыдасыннар гына сөлгеләр.
Гасырларның йөген күтәргәндә,
Бөгелмәгәч, бер кат сыналгач,
Гер ташларын чөйгән чакта гына
Бу беләкләр, беләм, сыгылмас.
Бәйгеләрдә – җилдән җитез атлар,
Дагалардан очкын чәчелә.
Ат өстендә килгән үсмерләрнең
Ут кабыныр сыман чәченә.
Яланнарда Сабантуйлар гөрли,
Бәхетлесе илнең бүген мин.
Хәтфә кебек яшел яланнарга
Ачып салган халкым күңелен...
                              (Харрас Әюпов)
                              ***
Сабан туе
Ялантәпи кара буразнада,
Газиз җир дип йөрттек без аны.
Сабан туе матур узсын дисәң,
Яратырга гади сабанны.
Җир кешесен таныйм адымыннан,
Бу туфракта аның бар уе.
Төшләренә керә игенченең
Дулкынланган иген басуы!
Бүген менә тәндә җаны барлар
Таң атуга чыга зур юлга.
Сабан туе барлый тамырларны,
Авылдашлар кайта авылга.
Бары монда татар киләчәге,
Туар таңга өмет салынсын.
Кич җитүгә хәерле төн теләп,
Һәрбер йортта утлар алынсын!
Тел язмышы бүген йөрәкләрдә,
Киләчәкне уйлар минутлар.
Көрәш мәйданына чыгып бассын,
«Туган тел»не җырлап оныклар!
Бәйрәм исә, беләм, истә калыр,
Гайрәтлеләр аркан тартырлар.
Көчле иңнәренә тәкә салып,
Киләчәккә атлар батырлар!
Милләтемнең менә ел буена
Бәйгеләрне көткән чаклары.
Күңел тула, горурланмый кара,
Мәйданнарда татар атлары!
Ялантәпи язгы буразнада
Газиз җир дип йөрттек без аны.
Сабан туе матур узсын дисәң,
Яратырга гади сабанны!
                       (Таһир ШӘМСУАРОВ)
                                          ***
Әтнә Сабан туенда
Шау-гөр килә, тамаша
Әтнә Сабан туенда.
Бәйрәмне карарга дип,
Кунаклар кайткан монда.
Балкый төрле төсләрдән
Сабантуй мәйданы да.
Карты, яше – бар да шат,
Яңгырый җырлар монда.
Хезмәт батырларын да
Билгеләп үтәләр данлап.
Милли уеннарын да
Алып баралар җайлап.
Күктән шәп күренә дип,
Әтәч менгән колгага.
Гармуннардан моң агыла,
«Әтнә көе» җырлана.
Милли рухны нык саклыйлар
Әтнә Сабан туенда.
Капчык сугып, йөгереп,
Аркан тартып кал монда.
Йомырканы кашыкка
Салып чаба апалар.
Ир-атлар да тик ятмый –
Мәйдан буйлап чабалар.
Суы тулы чиләкләрнең
Башы әйләнде бугай.
Чайпалмый да, түгелми дә
Килеп җителәр шулай.
Сөлге уралган билләргә
Мускуллар нык тартылган.
Мәйдан көтә баш батырны,
Кайсы калыр танылган?
Матур үтә Сабан туе
Каенсар урманында.
Уен-көлке, мәзәк хәлне
Күрерсез мәйданында.
                (Җәүдәт ФӘЙЗРАХМАНОВ)
                               ***
Ат чабышы
Җилләр алып килә ераклардан
Тупырдаган тояк тавышын.
Сөйләп сүзләр җитмәс,  гүзәл бит ул
Сабантуйда атлар чабышы.
Атлар килә, атлар, ярсу атлар,
Томырылып чаба тулпарлар.
Гасырлардан килгән бәйрәмебез –
Сабантуйның күрке бит алар!
Ат өстендә җитез-елгыр малай
Гүя үскән шунда берегеп.
Җилдәй чапкан атлар тоягыннан
Тузан гына кала бөркелеп.
Әй, чабалар атлар, ярсый-ярсый,
Яллар туза җилдә сызгырып...
Ә кырыйда арба җиккән атлар,
Җилкенәләр шуңа кызыгып.
                     (Харис МОСТАФИН)
                         ***
Бүген  бездә  Сабантуй!
Әйдә, җырла, уйна-бие,
Бүген бар да килешә –
Ел буе хезмәттә булган
Якташларым күрешә!
Сабантуй мәйданы гөрли,
Бүген монда тамаша –
Егетләр йөгереп су ташый,
Кызлар капчык бәрешә!
Колга башына үрмәли
Җитезләр, йөрәклеләр!
Җыелып кул көрәштерә
Тимердәй беләклеләр!
Мәйдан буйлап җыр агыла –
Чибәр кызлар моң чәчә.
Мәхәббәттән исергәннәр
Бүген вәгъдә бирешә.
Капчык киеп кем йөгерә?
Кем анда чүлмәк ваткан?
Монда юк әби-бабайлар –
Бар да яшьлеккә кайткан!
Мәйдан батырларны зурлый,
Җиңгәннәрне ярышта!
Хезмәттә чыныккан яшьләр
Көрәштә бил алыша.
Урман буйлап атлар килә,
Җилдән җитез җилдереп,
Малайларның, бабайларның
Йөрәген җилкендереп!
Ә ханымнар бигрәк сылу,
Кызлары бар да чибәр!
Шушы гүзәлләрне күреп,
Егетләр ничек түзәр?!
Яшьләрнең дә, картларның да
Бүген йөрәкләре бер!
Әйдә, син дә Сабантуйга!
Әйдә, кил, мәйданга кер!
                (Рәис ВАҺАПОВ)
                  ***
Сабантуй чакыруы
Тургай белән таңда торып,
Кыр батыры хезмәт куя,
Җир-анабыз бөртек ала.
Язгы дымга, кояшка туя.
Килә шулчак,биеп, җырлап,
Бер гөрләтеп бәйрәм итәсе!
Татар халкы киң күңелле –
Күренмидер аның киртәсе.
Кил син, дустым, кил бәйрәмгә,
Сабан туе мәйданы көтә!
Акбүз атта яшь  егетләр
Күңелләрне җилкетә...
Бил сынаша ир-егетләр,
Бил сынаша хәтта бабайлар.
Сулы көянтә-чиләк – киленнәрдә,
Кашык кабып йөгерә малайлар.
Шау килешеп чүлмәк вата,
Гөрләшәләр аркан тарта.
Капчык киеп сикерәләр,
Акча эзләп катык чөмерәләр.
Тальян уйный сыздырып-сыздырып,
Бии кызлар берсен  берсе уздырып.
Коймак пешә, пылау җитешә,
Парашютлар мәйданга төшә...
Менә шулай бәйрәм кыза –
Күз ачканчы, ул көн уза.
Ә кичләрдә булыр салют,
Бар җиһанга ялтырар ялт-йолт.
Кил син, дустым, кил син безгә!
Тияр чәкчәк һәммәгезгә.
Сөтле чәйне эчеп куеп
Искә алырсың Сабантуен!
                              (Чулпан ХӘБИБУЛЛИНА)
                                           ***
Шаянтуй
Сабаны  кырда калган,
Туе авылга кайткан.
Бәйрәмгә дип, бөтен халык
Болынлыкка җыйналган.
Монда шау-шу, җыр һәм бию –
Аяклардан ут чыга.
Сукыр Йосыф, күзен бәйләп,
Чүлмәк төбенә суга.
Капчык киеп шәп йөгерә
Кладовщица Әкълимә.
Пенсионерлар, гармун тартып,
«Алмагач»ка әйттерә.
Агач кашыкта йомырка,
Кашыкны капкан авыз.
Кашык төбенә Гыйльметдин
Ябыштырган бит сагыз.
Бил алыша ике ир-ат –
Кем күтәрә, кем бәрә.
Колакларын салындырып,
Көч биреп тора тәкә.
Күңелләр тулы шатлыклар,
Юк хәсрәт һәм шомлы уй.
Монда бар да кода, кияү.
Сабантуй ул – шаянтуй.
                     (Гомәр ШАКИРОВ)
 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ