Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабаның да үзенең “Ел студенты” бар

Президент төбәге дигәч тә, гадәти бер авыл районы булган Саба булып Сабаның нинди “Ел студенты» булсын, анда бернинди институт я университет юк бит дип әйтергә ашыкмагыз әле.

Үзендә югары уку йорты булмаса да, Саба төбәгенең күпме егет һәм кызы Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Ижау ише шәһәр вузларында гыйлем эсти. Һәм менә аларны, укып бетергәннән соң, туган төбәкләре – Сабага төпләндерү максатыннан район хакимияте һәртөрле үтемле чараларны эшкә җигәргә омтыла. Әле менә быел беренче тапкыр буларак студентларның кышкы каникулы көннәренең берсендә  Сабаның яңа ачылган коворкинг үзәгендә “Сабаның “Ел студенты” конкурсын уздырдылар. Анда район мәктәпләрен тәмамлап, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алучы  иң белемле, иң актив, иҗади, спорт сөюче, җәмәгать эшләрендә иң актив катнашучы студентлар җыелды. Студентлар арасында җиңүчеләр югары һәм урта  һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында аерым  ачыкланды.     “Иң яхшы волонтер”, “ Иң яхшы җәмәгать эшлеклесе”, “Мәгълүматларны иң яхшы җиткерүче”, “ Иң яхшы спортчы”, “Иҗади шәхес”, “Интеллект” номинацияләрендә җиңүчеләр диплом һәм акчалата бүләккә лаек булды. 

Студентларны тәбрикләү тантанасында Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, “Гафэль” гаилә компаниясе җитәкчесе  Алим Галимуллин, җиңүчеләрне котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, киңәшләрен бирделәр, диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук студентлар үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр. Ел студенты премиясендә иң яхшы мәгълүмати яктырту эшләре алып барган, булачак журналист Фәридә Галимуллина яшьтәшләренә үзе әзерләгән репортажны күрсәтте. 

Иҗади шәхес номинациясендә 2 нче урын алган Илсөя Закарова дусларына үзе яраткан җырны бүләк итте. 

Ә инде җиңүчегә килгәндә, КФУ магистры Айгөл  Мотыйгуллина “Саба районының “Ел студенты” конкурсының Гран-приена лаек булды.


 Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ