Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәламәтлегеңне вакытында кайгырт!

Түгәрәк өстәлдә сөйләшү Татарстанда диспансерлаштыру темасына багышланган иде.

Казанның М.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев журналистлар белән очрашты. 

Түгәрәк өстәлдә сөйләшү  Татарстанда диспансерлаштыру темасына багышланган иде. Очрашуда министрлык вәкиле профилактик тикшеренүләрнең әһәмиятен билгеләп үтте. Диспансеризация халыкның инвалидлыгы һәм вакытыннан алда үлеменең төп сәбәбе булган хроник йогышлы булмаган авыруларны, шулай ук аларның үсешенә куркыныч факторларны иртә ачыклау өчен үткәрелә.

 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләр өчен ул 3 елга 1 тапкыр, 40 яшьтән ел саен үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Сәламәтлек төркеме билгеләнә, һәр пациент өчен индивидуаль рәвештә киңәшләр эшләнә, алга таба күзәтү һәм дәвалау билгеләнә.

Исегезгә төшерәбез: безнең илдә диспансерлаштыру «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә.

Фото: foto.imghub.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ