Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәләткә – 30 яшь

Быел Сәләтнең 30 еллык юбилее.

Быел Сәләтнең 30 еллык юбилее. Казан дәүләт университетының энтузиаст-укытучылары инициативасы белән 1994 елда Арчада 65 бала катнашында беренче укыту-сәламәтләндерү лагереннан башланган «Сәләт» хәрәкәте Татарстан Республикасының 25 меңнән артык сәләтле баласын һәм яшьләрен, Россия Федерациясенең уннан артык төбәген, шулай ук чит илләрне үз проектларына җәлеп итүче социаль-педагогик комплекска кадәр утызъеллык үсеш юлы үтте, дип хәбәр итә хәрәкәтнең матбугат үзәге.

Быел «Сәләтле Җәй» ял итү кампаниясе кысаларында, гадәттәгечә, профильле сменалар, төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы, XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы һәм «Иске Казан» җыены узачак. Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым базаларында 25 җәйге профильле смена узуы планлаштырылган. Аланнарда 7 яшьтән алып,18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашачак. 

15 июньнән 21 июньгә кадәр Биләр җирлегендә узачак төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланының программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән.

24 июньнән 9 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты Татарстан районнарыннан 14 000 сәләтле баланы, остазларны, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандашларны берләштерәчәк. Форум кысаларында төрле юнәлешләр һәм профильләр буенча алты смена үтүе көтелә. Белем бирү, мәдәни һәм спорт программалары уздырылу планлаштырыла. Татарстанның һәм Россиянең алдынгы белгечләре, музыкантлары, артистлары үз тәҗрибәләрен форум катнашучыларына җиткерәчәк. 

Форум ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла / Junior skills) сменасы белән 24 июньдә ачылачак, ул 28 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге смена кысаларында катнашучылар үзләрен рәсем сәнгате һәм скетчингтан алып мобиль робототехника һәм нейротехнологияләргә кадәр төрле өлкәләрдә сынап карый алачак. 

Иң иҗади смена ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество / Arts) – балаларның, яшьләрнең һәм аларның остазларының өч юнәлеш: музыка, бию, театр буенча потенциалларын ачыклау, тормышка ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык. Үткәрелү вакыты: 1 – 7 июль. 

Өченче смена СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ (Сэлэт / Selet), гадәттәгечә, Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балаларны һәм яшьләрне берләштерәчәк. 9 июльдән 14 июльгә кадәр катнашучылар яңа һөнәри мөмкинлекләр турында белә алачак.

МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Информационные технологии / Information Technologies) мәгълүмати технологияләр кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавына ышанучыларны берләштерәчәк. Аның кысаларында геймификация аша форумның төп юнәлешләрен: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес, digital-һөнәрләр ачучы профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары гамәлгә ашырылачак. Сменаның үткәрелү вакыты: 18 – 24 июль.

Бишенче смена МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ (Media) – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль коралларга багышланган смена. 27 июльдә 2 августка кадәр иҗади лабораторияләр форматында узачак сменада катнашучылар медиа дөньясы белән танышып, алган белемнәрен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карый алачак.

Форумны йомгаклаучы АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ (Первые / Forward) cменасы 5–9 август көннәрендә үтә. Россиянең «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырылачак. Сменада 800 активист бала катнашыр дип көтелә. Программа кысаларында укучылар төрле иҗтимагый оешма вәкилләреннән, төрле өлкәләрдән килгән профессионаллардан уку-укыту остаханәләре уза алачак.

Форумда укытучылар һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы оештырыла. Проект кысаларында баланың шәхесен үстерү, тату коллектив булдыру һәм аны үстерү темаларына багышланган сессияләр һәм остаханәләр узачак.
Шулай ук «Җанлы Сәләт» (SeletLive) туры эфирлар студиясе аша һәр теләгән кеше, өеннән чыкмый гына да, форумның онытылмаслык мохитенә чума һәм Биләр территориясендә барган вакыйгаларны күзәтә алачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында алып барылачак. 

17 августта Биектау районында урнашкан Иске Казан музей-тыюлыгында «Иске Казан» җыены үткәрелә. Ул гореф-гадәтләрне саклауга һәм туган як тарихын өйрәнүгә, яшь буынның татар халкының туган теленә һәм мәдәниятенә игътибарын арттыруга һәм туган җир табигатенә, тарихына һәм мәдәниятенә, дуслыкка, мәдәниятара һәм этникара аралашуга карата ихтирамын арттыруга һәм мәхәббәт рухын тәрбияләүгә юнәлтелгән. Биредә көн дәвамында музей-тыюлык территориясендә «Һөнәрләр ярминкәсе» эшләячәк, анда балалар Татарстан Республикасының танылган дизайнерлары белән берлектә төрле традицион эшләнмәләр ясый, үз иҗатын һәм әзер эшләнмәләрне фестивальдә катнашучыларга тәкъдим итә алачак.

Фото: selet.biz

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ