Санкт-Петербургта «Письма к дочери» фильмыньң премьерасы булачак
20 май көнне Англетер кинотеатрында (Малая Морская, 24) Анна Драницынаның «Письма к дочери» фильмыньң премьерасы тәкъдим ителәчәк. Премьерага Муса Җәлилнең Санкт-Петербургта гомер итүче кызы Люция Җәлилованы да көтәләр.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең ачы язмышы бөтен дөньяга билгеле. 1942 елның җәендә Волхов фронтында, чолганышта калгач, авыр яраланган Муса Җәлил әсирлеккә эләгә.Фошман лагереннан качып, партизаннарга кушылу турындагы план бер сатлык җан аркасында барып чыкмый. Җәлил һәм аның ун көрәштәше үлемгә хөкем ителәләр.
1944 елның 25 августында Моабит төрмәсендә палач балтасы җәлилчеләрнең башларын чаба. Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров – үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны җырлап үтеп, елмаеп үлгән татарлар.
Герой-шагыйрьнең урау юллар аша илгә кайткан шигырьләре «Моабит дәфтәрләре» буларак мәгълүм. Үлеменә күпмедер вакыт калгач, ул үзенең алты айлык баласын үстерүче элеккеге сөйгәненә берничә хат юллый. Хат әлеге кечкенә кызчыкка атап, ул үскәч әтисенең кем икәнен белер дә, беркайчан да аны гаепләмәс, дигән ышаныч белән язылган була. Күп еллар үткәч, әлеге хатлар Люция ханым кулына килеп эләгә.
Фото: Сөмбел Таишева
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Йолдыз»лы эстафета ярышлары
Апаста «Йолдыз» газетасы кубогына җиңел атлетика буенча ярышлар узды.

Быел ул «Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм» шигаре астында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына һәм Матбугат көненә багышлап үткәрелде.
«Бездә бүген зур бәйрәм, «Йолдыз» газетасы тарихында эстафета 60 нчы мәртәбә оештырыла. Шушы еллар эчендә бик күп райондашлар әлеге марафонның шаһитлары булды. Киләчәктә дә спорт белән дус булуыгызны, яман гадәтләрдән ерак торуыгызны телим. Бүгенге эстафета мизгелләре күңелләрегездә мәңге саклансын иде», – диде басманың баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева.
Мәктәп укучыларыннан оешкан спорт сөюче яшьләр эстафетада матур нәтиҗәләр күрсәтте. Ярышта Каратун, Апас, Биеш, Борнаш мәктәпләре командаларына тиңнәр табылмады. «Йолдыз»лы Кубок Каратун мәктәбе командасына тапшырылды. Барлык җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр бирелде.
Шунысын да әйтик: бу ярышларны үткәрүдә Дамир Сәлахов һәм «Апас икмәге» оешмасы, Гөлнара һәм Ринат Миначёвлар гаиләсе иганәчелек ярдәме күрсәткән.
Альберт Сабир
Фотолар «Апас-информ»нан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар