Сарман укытучылары елга йомгак ясады
Кичә Сарман районы мөгаллимнәре Укытучылар һәм остазлар елына йомгак ясады...
Кичә Сарман районы мөгаллимнәре Укытучылар һәм остазлар елына йомгак ясады.
Чарада район хакимият башлыгы Фәрит Хөснуллин, мәгариф хезмәткәрләрен тәбрикләп, быел өлкәдә аеруча уңышлы эшләгәннәргә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының, район Советының Мактау грамоталарын тапшырды.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлшат Идрисова 2023 елда башкарылган эшләргә тукталды, Бөтенроссия бәйгесенең район этабында җиңгән мөгаллимнәргә грамоталар тапшырды.
Андыйлар рәтендә Җәлил гимназиясенең математика мөгаллиме Рилия Халикова «Ел укытучысы – 2024» бәйгесе җиңүчесе, шул ук бистәнең «Кызыл калфак» бакчасыннан Эльмира Сәлимгәрәева «Ел тәрбиячесе – 2024» һәм Сармандагы «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Насыйбуллина «Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме» тәрбиячесе һәм Сарман гимназиясеннән Чулпан Нәҗметдинова «иң яхшы татар теле һәм укытучысы» номинациясендә җиңүче булды. Җәлил бистәсендәге 1 нче урта мәктәп укытучысы Ләйсән Гәрәйшина «Педагогик дебюд»та иң яхшы чыгыш ясаучы буларак билгеләп үтелде.
Барлык мөгаллимнәрне хөрмәтләп, төрле халык биюләре башкарылды, җыр-моң агылды.
Альберт САБИР
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Тубыл укучысы төбәкара бәйгедә татар телендә «проза» номинациясендә җиңгән
27 ноябрьдә мәктәп укучылары арасында өлкә күләмендә узган Россия халыклары телләреннән проза һәм шигъриятне тәрҗемә итү конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурс «Мәдәниятләр диалогы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында үткәрелде...
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Тәрҗемә итү конкурсында җиңгән» дигән язмасы чыкты.
27 ноябрьдә мәктәп укучылары арасында өлкә күләмендә узган Россия халыклары телләреннән проза һәм шигъриятне тәрҗемә итү конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурс «Мәдәниятләр диалогы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында үткәрелде.
5–8 нче сыйныф укучылары арасында «Проза» номинациясендә (татар теле) Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенең 8 «А» сыйныф укучысы Яна Назыйрова 2 нче урын ала. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова.
«Текстның күләме зур түгел иде. Булат Сөләймановның «Бүләк» хикәясеннән өзекне тәрҗемә иттек. Тәрҗемә итү җиңел булмады. Мондый бәйгеләрдә теләгән һәркемнең тәрҗемәдә үз көчен сынап карарга мөмкинлеге булды. Миңа татар теле һәм әдәбиятын яратырга өйрәткән, туган телемә мәхәббәт тәрбияләгән укытучым Банисә апа Ниязовага рәхмәт сүзләрен әйтер идем. Татар теле һәм әдәбиятын 2 нче сыйныфтан өйрәнәбез. Бәйге үзебезнең мәктәптә узганга, мин бик дулкынланмадым. 15 нче мәктәптән катнашучыларның саны күп түгел иде. Конкурсларда катнашырга мин бик яратам, чөнки нинди нәтиҗә булачагы һәрвакыт кызык. Тәрҗемәчеләр бәйгесе соңгысы булмасын иде», – ди Яна Назыйрова.
Яна шулай ук туган телендә рус мәдәнияте турында әсәрләрне тәрҗемә итү конкурсында 2 нче урынны ала. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашып, муниципаль этапка чыгуы турында да уртаклашты. Сәләтле укучыларны таныткан, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксынуны арттырган бәйгеләрдә катнашучыларның саны ел да артып торсын. Яшь талантларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар