Логотип Магариф уку
Цитата:

«Саумы, Казан!» конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Декоратив-гамәли сәнгать осталары борынгы Казан риваятьләренә һәм мифларына багышланган эшләрен тәкъдим итә ала.

«Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Декоратив-гамәли сәнгать осталары борынгы Казан риваятьләренә һәм мифларына багышланган эшләрен тәкъдим итә ала. Алар дүрт юнәлештә башкарылган булырга тиеш: тирене сәнгатьле эшкәртү, киез басу, чигү, керамика, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.

Конкурска 2024 елда иҗат ителгән эшләнмәләр генә кабул ителә. Конкурс эшләрен онлайн сайлап алу 21  июльдән 1  августка кадәр узачак, соңрак икенче турга үткән эшләрне кабул итү оештырылачак. Конкурс нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Конкурста катнашу өчен иҗат эше фотосы беркетелгән гаризаны 20  июльгә кадәр «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсына» билгесе белән saumykazan@mail.ru электрон адресына җибәрү сорала.

Конкурс ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан оештырыла.

Фото: Денис Гордийко

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ