Логотип Магариф уку
Цитата:

Стипендия артырмы?

Шул хактагы закон проекты Федераль Җыенның түбән палатасына кертелде.

Дәүләт Думасының депутатлар төркеме һәм сенатор Елена Афанасьева көндезге бүлектә белем алучы студентларның стипендиясен Россия буенча тулаем алганда яшәү минимумы дәрәҗәсеннән дә кимрәк булмаган күләмдә билгеләргә тәкъдим итте.

 

Шул хактагы закон проекты Федераль Җыенның түбән палатасына кертелде. Парламентарийлар билгеләп үткәнчә, 2024 елның 1 сентябреннән югары уку йортларында белем алучы студентларга түләнә торган стипендиянең минималь күләме аена – 2067 сум, һөнәри училище студентларына – 539 сум, югары уку йортларында белем алучы социаль якланмаган студентларга – 3104 сум, махсус уку йортлары студентларына 809 сум тәшкил итә.

 

Мондый кечкенә суммалар стипендияләр билгеләнә торган максатларга җавап бирми, ди алар. Закон проекты кабул ителгән очракта, новелланың гамәлдә булуы 2025 елның 1 гыйнварыннан башлана торган чорга кагылачак.

 

Фото:aif.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ