Логотип Магариф уку
Цитата:

Су хикмәтләре

Суның тереклек чыганагы булуы күптән расланган, әмма аның хакында әле тагын бик күп сөйләп була. Без аны һәр көн кулланабыз, әмма аның әһәмиятен аңлап ук бетермибез. Ул – комнан кала табигатьтә иң тар...

Суның тереклек чыганагы булуы күптән расланган, әмма аның хакында әле тагын бик күп сөйләп була. Без аны һәр көн кулланабыз, әмма аның әһәмиятен аңлап ук бетермибез. Ул – комнан кала табигатьтә иң таралганы. Хәлбуки, төче су күләме табигатьнең пычрануы аркасында гел кимүгә бара.
Су төрле халәттә була: кар суы, магнитлы су, тере су, үле су һ.б. Шулардан авыр су үзенең төсе, исе, тәме белән башка сулардан аерылып тормый, әмма ул суда тере организмнар һәлак була. Авыр суны кешегә эчәргә гомумән ярамый, ул аны һәлак итә. Шуңа күрә чәйнектәге суны да кат-кат кайнатырга киңәш ителми. Кешегә тәүлегенә үз-үзен саклап тоту өчен 2,5 л су җитә. Ә инде кеше 60 еллык гомерендә 50 куб.м су эчә, бу исә тимер юл цистернасы күләме чаклы була.
Галимнәр фикеренчә кешенең кан составы диңгез суын хәтерләтә. Бу инде кешелек дөньясының беренчел тормышы судан барлыкка килүенә мисал булып тора. Бик аз гына булса да кешенең кан составында тоз да, аның тәме дә бар. Канда диңгез суы составындагы хлорлы натрийның булуы дә мәгълүм.
Суның кеше организмы өчен әһәмиятен аерым рәвештә дә әйтеп китеп була. Әйтик кеше азык-төлексез бер ай дәвамында яши алса, сусыз исә бер атна да яши алмый, берничә көн сусыз торгач, ул һәлак була. Кеше тәнендәге су 1 – 2% ка кимесә, ул сусый башлый, әгәр инде 5% ка кимесә, аның тән тиресе бөрешә, авызы кибә, аңы томалана, күз алдына әллә ниләр килә башлый. Әгәр инде ул 14 – 15 % суын югалта икән, аны үлем көтә. Авыр физик хезмәт вакытында, бик эсселәрдә кеше тәүлегенә 10 л су югалта. Чөнки кешенең тәнедә 2 млн. чамасы тир бүлеп чыгару күзәнәкләре бар. Ә инде дөньяда иң зур чүл – Сахарада кеше иртәдән кичкә чаклы булган вакытта ул 12 л суын югалта. Бу инде сәгатенә 1 л су дигән сүз.
Бу мисаллар кеше тормышында суның әһәмиятен тагын бер тапкыр ачык итеп раслый.
Соңгы вакытта мин суларның катылыгын аерым прибор аркылы тикшерә башладым. Прибор күрсәткечендә иң яхшы суның тозлылыгы 0 – 50 мг/л итеп күрсәтелә. Әгәр суның тозлылыгы 170 мг/л булса, көнкүреш фильтры кулланып чистартырга киңәш ителә. Ә инде 500 мг/л су исә “техник” су рәтенә кертелә һәм аны эчәргә киңәш ителми. Прибор күрсәткече никадәр югары булса, ул каты су санала һәм организм тарафыннан авыр үзләштерелә. Туган ягым – Чүпрәле суларын, юл уңаендагы район суларын да күзәтәм. Әмма каты сулар күбрәк очрый. Мин белгәннәрдән, әлегә иң яхшы сулар рәтенә Казанга якын торган Раифа чишмәсе суын кертәм. Аннан кала “Семиозерки” суы да начар сулар рәтенә керми.
Язмамда әйтелгәннәрдән чыгып, шуны әйтәм: чиста, оптималь су эчәргә тырышыгыз. Чөнки су ул – сәламәтлек.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

педагогика фәннәре докторы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ