Светлана Мөхәммәдиева: «Илһамны тормыштан алам»
Бүген Татар китабы йортында Шәриф Камал исемендәге бишенче әдәби премия ияләрен бүләкләделәр.
«Шәриф Камал. Әдәби проза» номинациясендә җиңү яулаган Светлана Мөхәммәдиева белән кызыклы гына әңгәмә корып алдык.
– Светлана, җиңү яулавың белән котлыйм сине! Әйтеп китче, бәйгегә нинди темага багышланган әсәреңне тапшырган идең?
– Быелгы V Ш.Камал исемендәге әдәби премия конкурсында “Әмирхан” повестемнан өзек белән катнаштым. Бу әсәр – татар халык язучысы Әмирхан Еникинең биографиясен иҗади тасвирлаудан гыйбарәт. Шуңа күрә дә ул нәкъ быелгы конкурсның жанр юнәлешенә – нон-фикшнга туры килә торган әсәр. Биредә уйдырма юк диярлек. Әсәр тулысынча Ә.Еникинең үзе язып калдырган истәлекләренә, аның турындагы замандашларының хатирәләренә һәм кызы – Флера Әмирхановна белән әңгәмәләребезгә нигезләнеп язылган. Мин бу язучының иҗатына мөкиббән. Әйтергә кирәк, Ә.Еники иҗат лабораториясен мин фәнни яктан да өйрәнәм. Үзем дә Ә.Еникинең якташы – язучы туып үскән Благовар һәм Дәүләкән районнарының нәкъ уртасында урнашкан Бүздәк районыннан мин. Безнең хәтта туган көннәребез дә бер көнгә туры килгән – 2 март.
– Шәриф Камал премиясен икенче тапкыр аласың, ялгышмасам. Бу юлы да урын алгач, нинди эмоцияләр кичердең?
– Әйе, Ш.Камал премиясенә тәүге тапкыр мин 2023 елда ия булган идем. Быел да үземнең каләмемне сынап карар өчен эшемне юлладым. Мин премиянең үзеннән дә бигрәк, экспертларның әсәргә карата булган фикеренә мохтаҗ идем. Дөрес юнәлештә бараммы, үземнең омтылышым белән бөек Еники исеменә тап төшермәмме – эчемдә шундый уйлар иде минем. Еникинең шундый кыска, әмма бик тирән әйткән фикере бар: «Язу – ул намус эше. Мин бу эшчәнлеккә намус белән карыйм».
– Илһамны нәрсәдән аласың?
– Илһамны мин тормыштан алам. Тормыш – иң көчле һәм гадел укытучы ул. Кәгазь битендә еллар шаукымын тасвирлау өчен тирән катарсик тәҗрибәгә ия булу кирәк.
Комментарийлар