Логотип Магариф уку
Цитата:

Табиб грипп һәм ковидның микст-инфекциясеннән саклану турында сөйләде

Катлаулылык дәрәҗәсе буенча гриппның һәм ковидның микст-инфекциясе гадәти коронавируска яки гадәти гриппка караганда күпкә авыррак уза. Чаллы шәһәренең баш санитар табибы Илгизәр Бариев эпид...

Катлаулылык дәрәҗәсе буенча гриппның һәм ковидның микст-инфекциясе гадәти коронавируска яки гадәти гриппка караганда күпкә авыррак уза. Чаллы шәһәренең баш санитар табибы Илгизәр Бариев эпидемия сезонында грипп һәм коронавирусның микст-инфекциясеннән саклану турында сөйләде.
Табиб сүзләренчә, микст-инфекция барлыкка килү халыкның ковидка каршы прививкасы актив, ә гриппка каршы аз ясатуы белән бәйле. Шуңа күрә кешеләрдә гриппның кайбер штаммнары буенча иммунитет ахырга кадәр өлгереп җитмәгән.
«Коронавирус вакытында күпчелек кешенең иммунитетына зыян килде һәм бу башка инфекцияләр барлыкка килүгә мөмкинлек бирде», – дип аңлатты Илгизәр Бариев катнаш инфекция барлыкка килү сәбәбен. Шулай ук ул дуңгыз гриппының Чаллыда соңгы мәртәбә 2009 елда теркәлгәнен дә әйтте.
Бу миксттан котылу өчен табиб гриппка һәм коронавируска каршы прививка ясатудан тыш, пневмококктан да вакцина ясатырга киңәш итте.
Табиб әйткәнчә, 15 декабрьдән башлап Татарстанда эпидемиологик чик арту аркасында чикләүләр кертелүен әйтте. Алар арасында – дәвалау оешмаларындагы стационарларда ятучылар янына килүне туктату, бу очракта авыр хәлдәге һәм урын өстендәге авыруларны тәрбияләү искәрмә булып тора. Медицина оешмаларына килүчеләр һәм персонал өчен битлек режимы кертелде, пациентларга ике тапкыр термометрия үткәрелә, белем бирү оешмаларында авыручылар саны 20 процентка кадәр күтәрелгәндә классларны аералар.
tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ