Логотип Магариф уку
Цитата:

Табын

Бер редакциядә бергә эшләп алган һәм аннан соң да аралашып яшәгән танышым кинәттән генә сорап куйды:–Синең соң үз табының бармы?Минем аңышмыйчарак торуымны күреп, сүзен болайрак дәвам итте ул:– Менә б...

Бер редакциядә бергә эшләп алган һәм аннан соң да аралашып яшәгән танышым кинәттән генә сорап куйды:
–Синең соң үз табының бармы?
Минем аңышмыйчарак торуымны күреп, сүзен болайрак дәвам итте ул:
– Менә без Уфа якларыннан әйләнеп кайттык әле. Бик зурладылар. Конгрессның рәсми чараларыннан соң  хатын-кызлар үз яннарына дәшеп алдылар. Ай-яй эшлекле анда ханымнар! – дип, соңгы чорда татар-мөселманнар яшәгән күп төбәкләрдә барлык-
ка килгән оешмалардан берсенең  исемен телгә алды. –Милләт язмышы турында борчылып сөйләштек. Табын корып, хәлдән тайдырганчы кунак иттеләр.
Мул куллы, ачык йөзле әңгәмәдәшем – бөтен Россиядә сибелеп яшәгән милләттәшләребез кайгысын кайгыртып яшәүчеләрдән.  Утыз елдан артык мөселман кардәшләрне дини әдәбият белән туендырып, күпләрне дин юлына кертеп җибәрде. Ул белмәгән, аны танымаган мөселман кешесе юктыр. Язучы Мәхмүт Хөсәенчә әйтсәң, аны анда да беләләр, дип әйтергә генә кала, хәтта океан артын күздә тотып. Таныш-белешләре Казанга килеп чыкса, зурлап табын җыймый калмый ул. Тик бу юлы аның кинаясе ашау-эчү турында түгеллеген сантый да аңламый калмас. Чынлап та, кеше үз гомерендә ничә төрле ТАБЫН кора икән? Безнең заман кешесе бер урында берегеп эшләгәнлектән, аның өчен табын ул – коллектив тормышы, аның мәнфәгатьләре булгандыр. Күнегелгән тормыш түнтәрелгәннән соң, күпләр үзләрен мавыктырып, кеше арасына алып кереп китәрдәй яңа төр шөгыль тапты. Берәүләр мәчеттә үз фикердәшләре белән аралаша, икенчеләр үзешчән сәнгатьтә күңелләрен юата. Бала-чагасы, оныклары, туган-тумачасы белән әвәрә килеп, шул эчке табыннарыннан канәгатьлек алып яшәүчеләр барыннан да күбрәк, билгеле. Күрәсең, мин дә бүгенге көндә шулары рәтенә керәмдер. Ничек кенә булмасын, адәм баласына үз ТАБЫНЫ кирәк.
Бу хактагы сүз байтактан булса да, ул менә хәзер, Кремль урамы буйлап икенче бер танышымның хәлен белергә барганда, ниндидер бер әче сагыш белән күңелдә яңарды. Сәбәбе дә бар. Кичен килеп ирешкән шомлы хәбәр, башка бернәрсә турында да уйларга ирек бирмичә, әле хәзер дә йөрәкне сулкылдатып тора. Икебез ике телдә язып, икебез ике  газетада эшләсәк тә, бергә командировкаларга йөрү аркасында якынаеп киткән яшьтәш хатын шалтыратты. Ничә еллар сыктап йөри торгач, табиблар аңа тәгаен диагноз куйган: Паркинсон авыруы. Танышымның бердәнбер кызы Мәскәүдә яши. Аралары да бик үк җылы түгел. Пенсиядәге энесе һәм аның хатыны, Израильдә яшәүче кызларының балаларын тәрбияләргә булышу нияте белән, үзләре дә борынгы бабалары җирендә төпләнеп калмакчылар. Андагы законнар буенча ел дәвамында Казанга өч айга гына кайтып торалар. Алар монда яшәгәндә, энесе машина белән базарга, кибетләргә  йөрткәндә ярап тора иде әле. Хәзер ахирәтем ул авыру белән берьялгызы ничекләр көрәшә алыр икән! Менә шул уй әйтерсең миемне бораулый. Хәер, көрәштең-көрәшмәдең ни  дә терелә торган чир түгел икән бит. Авыруның хәле көннән- көн авырая гына барачак, чөнки ул зәхмәт баш миендәге нейрон күзәнәкләрен үтерә. Шул сәбәпле кешенең куллары калтырый, хәрәкәтләре тотрыксызлана башлый. Моннан ике йөз ел Бөекбритания табибы Паркинсон ачкан ул авыруга бүгенгә кадәр дәва табылмаган әле. Мәгълүматның бу кадәресен мин, танышымның диагнозын ишеткәннән соң, Интернеттан укып белдем дә кара кайгыга калдым.

Ә ул үзе тәнендәге үзгәрешләрне сизә башлауга ун еллап вакыт узгандыр инде. Баштарак Мәскәүдә эшләгән чагында танышкан бер гомеопат-табиб хатын янына йөрде. Гел, минем докторым, дип яратып кына сөйли иде. Тегесе аңа ике-өч айга җитәрлек гомеопатия борчаклары ясап бирә дә, дустым, алары бетүгә, кабат башкалага юл тота. Шулай пенсиягә чыкканчы «кара көнгә» дип туплаган акчаларының башына җитте кебек. «Ник соң шулкадәр дәваланып та авыруыңнан арына алмыйсың?»– дип сорауга, «Ул бит минем организмдагы бактерияләр-вирусларның бер төрлесен үтерә дә, яңадан икенче төрләре килеп чыга»,– дип, бәхәскә урын калдырмаслык итеп җавап бирә иде. Аналитик акылга ия булган зыялы, белемле журналистның беркатлылыгына аптырасам да, аны фикереннән чигендерерлек дәлилләр таба алмадым. Мәскәүгә бара алмый башлагач, ул инде үзебездә әле бер, әле икенче невропатологка йөреп, кыйммәтле уколлар ясатып карады. Аның үз авыруына көлемсерәп карый алуына шаккатарлык,  бер тапкыр ул миңа: «Күптән күрешкән юк. Әйдә, Баумандагы «Венское кафе»га  кереп утырыйк әле, –  дип дәште дә: – Тик син бик аптырап калма инде. Минем умырткалыгым бөгелеп, тәмам карт яһүд хатынына әйләндем бит», – дип өстәде. Мин аның әтисе яһүд кешесе, ә  әнисе Тамбов ягыннан рус кызы булуын белә идем инде. Сугыштан соңгы елларда аларның гаиләләрен Мәскәүдән Ерак Көнчыгышка озатканнар. Хәрби әтиләре отставкага чыкканнан соң да башкалага кайтырга рөхсәт булмаган. Шуның өчен дә дустым гомере буе Казанны яратып, әмма күңел белән Мәскәүгә тартылып яшәде. Мөмкинлек чыккач, башкалада эшкә дә урнашып карады. Тик кызы белән бөтен хезмәт хакын, акцияләрен сатып алган фатирга сыеша алмадылар. «Аның тамырларында чегән каны ага, шуңа күңеле чуар, – дип ычкындырды бер бик ачуы чыккан мизгелдә йөрәк парәсенең каты сүзләренә кәефе киткән ана. – Әнисе түгел, алмашынып торган ирләре кадерле аңа».
Ике милләт вәкиленең мәхәббәтеннән яралган дустым яшь чагында күз явын алырлык бер матур булгандыр: кардай ак тән, аяз күктәй зур зәңгәр күз, дулкынланып торган коңгырт чәч, нечкә бил, зур күкрәкләр, дисеңме – сөеп- сөелеп туймаслык. Гитарада рус, чегән көйләрен үзе уйнап, үзе җырлаган физик егетнең филология факультетындагы шушы гүзәлгә гашыйк булуы гаҗәпмени!  Берсе ут, икенчесе су булган ике җанның мәхәббәтләре генә озын гомерле булып чыкмый. Яшь хатын иренә бирелгән юллама буенча барып урнашкан Мәскәү каласыннан, җанлы төенчеген кыстырып, Казанга – әти-әнисе катына кайтып төшә.
 Алай да, үзе кебек үк, шәп журналист үстерде ул чегән егетеннән туган кызыннан. Демократия дулкынында барлыкка килгән оппозицион газеталарның берсендә  эшләүче әче телле һәм нечкә юморлы яшь журналистның һәр язмасы укучыны әсир итә иде. Кушылма каны комачауладымы, кыз матбугатка да, унсигездә кавышкан киявенә дә берегеп китә алмады. Экстрасенсларга ияреп йөри торгач, коуч тренингка әйләнеп,  башкаларны яшәргә өйрәтә башлады ул. «Әкренрәк сөйлә. Бездә сеанс бара», – ди иде ахирәтем, телефоннан шалтыратканда, кызының йә Америка, йә Израильдә яшәүче кан кардәшләренә акыл саткан вакытына туры килсәң. Ничек шундый коуч-оста әнисе белән мөнәсәбәтләрне  көйләргә теләми, дип гаҗәпләнәм мин. Юкса яһүдләрдә әни – иң зур хөрмәт иясе, аларда балаларның милләте дә ана буенча билгеләнә бит.
Хәер, акыл өйрәтергә дисәң, барыбыз да оста инде. Әле  дустымның диагнозы билгеле булмаган, әмма сәламәтлеге какшап барган чакта, мин дә аңа, үземчә, бик шәп киңәш биргән идем бит. «Сиңа дини бәйрәмнәрдә чиркәүгә йөрергә түгел, синагогага барырга кирәк,–  мин әйтәм. Хәтта совет чорында да Чистайда яшәүче яһүдләр турында, шәһәрне мәхәлләләргә бүлеп, андагы милләттәшләренә ярдәм итеп торалар, дип ишеткән идем. Казанда да, мөгаен, шулайдыр. – Синагога синнән ерак түгел бит – Профсоюз урамында гына». Баштарак әлеге фикергә колак салырга муенындагы нәни көмеш хачы комачауладымы, бу хакта сүз чыккан саен гел: «Юк инде, уңайсыз ич», – дип кабатлый иде ул. Мин исә, сирәк-мирәк очрашкан саен, шул хакта сүз кузгатам. «Аларның мохтаҗларга ярдәм фонды да, социаль хезмәткәрләре дә бар икән, – дим, үзем туплаган соңгы мәгълүматларым белән уртаклашып. – Әнә шул фонд ярдәмендә 12 нче мәктәпнең базасын ничек ныгытканнар – шаккатарсың. Укучыларын бөтен шәһәр буйлап чит ил автобуслары җыеп йөри». – «Беләм, – ди ул. –  Энемнең кызы шунда укыган иде бит. Анда туган тел дип мәктәпләре белән ивритне сайлаганнар». – «Материал кызыксындыру беренче планга чыккан чорда яшибез, дустым. Уңайсызлану, оялу  чит халәт хәзер». Шулай кысрыклый торгач, берзаман серен тиште бу. Барган икән бит ул мин кодалаган храмга. Тик анда: «Без баласызларны гына ярдәм исәбендә тотабыз. Сезнең пенсиягез зур», – дип, күңелен төшереп җибәргәннәр. Үзенә әйтмәдем инде. Эчемнән генә, имәндә икән чикләвек, дип куйдым. Әнисе яһүди булмагач, ул үзе дә яһүди булып чыкмый, караим гына була, күрәсең.
Бу тема шуның белән ябылгач, дустым Интернеттан картлар йорты эзли башлады. Минем исә үз туксаным туксан: «Мәскәүдә күрдем инде мин ялгыз актёрлар яши торган картлар йортын. Ходай күрсәтмәсен». Алай да теләге булган кеше эзләгәнен тапмый калмый. Чит  илләрдәге кебек бөтен шартларын китереп эшли торган ВИП-картлар йорты Санкт-Петербургта бар икән. Дустым инде исәпләп тә куйган. Пенсиям янына кыз, миһербаны килеп, бераз өстәсә, мин анда яши алыр идем, дип хыяллана ул хәзер. Ә менә энесенең тәкъдиме белән ризалашып, Израильгә китү турында уйлап та карамый. «Их, дустым, синең бу чиреңне, җиңеләйтергә мөмкин булса, яһүд табиблары гына җиңеләйтә  алыр.  Анда өлкәннәрне социаль яклау да  шәп оештырылган, диләр. Сезнең милләтнеке кебек үз илем булса, ике дә уйлап тормас китеп барыр идем», – дип ирештерәм мин аны. Ә ул: «Юк инде, мин анда кемгә кирәк!  Мин бит туган илемне сөям, – дип, чын күңеленнән каршы төшә. – Нинди генә усал булса да, кызымны да яратам мин. Ул бит минем бердәнберем!»
...Шундый уйларга бирелеп, әкрен генә атлый торгач, милли музей белән геофак студентлары «бегемот» ди йөрткән элекке Кунак утары арасындагы «сталинка»га килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Шуның дүртенче катына күтәрелү Паркинсон авырулы кешегә түгел, миңа да – мең бәла. Бикле капкадан үтә алсаң, анда гына менәр идең әле, дип, үз-үземне юатып торган арада, ул ачылып, янымнан Vоlkswagen автомобиле үтеп китте. Ул арада алгы ишектән килеп чыккан ир кеше, арткы ишекне ачып, андагы хатын-кызга кул сузды.Йә, Алла, дустым бит бу. Ә аны җайлап кына автомобильдән чыгаручы – аның энесе. Өч айга кайтырга тиеш дигән иде бит. Димәк, кайткан һәм, элекке чаклардагы кебек, апасын базарга алып барган.
ТАБЫН сакланган әле бу милләттә. Шуңа күрә илләрен дә кайтарып алдылар, телләрен дә тергезделәр.
Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ