Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тәмле Казан» фестивале гаилә пикнигы форматында

Биредә беренче тапкыр балалар гастрономия зонасы да барлыкка киләчәк.

Быел «Тәмле Казан» гастрофестивале 10 нчы тапкыр уза. Быел ул гаилә пикнигы форматында үткәрелә. Биредә беренче тапкыр балалар гастрономия зонасы да барлыкка киләчәк. Кунакларны 13–14 июльдә «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгында көтәчәкләр. 

Эшлекле дүшәмбедә туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова әйтеп узганча, быел «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгында пикниклар өчен махсус зоналар җиһазландырыла, анда кунаклар пледларда яки ятакларда урнаша алачак. «Яшел фестиваль» практикасын кертү мәсьәләсе дә карала. Чүп-чарны аерып җыю, файдаланылган материалларны эшкәртү һәм хәйрия акцияләре уздыру мөмкинлеген булдырырга планлаштыралар.

Үз продукциясен рестораннар һәм кафелар, фуд-трак хуҗалары, фермерлар, үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр, сувенирлар һәм халык сәнгать һөнәрләре товарлары җитештерүчеләр тәкъдим итә ала. Гаилә бизнесын алып бару белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә аерым игътибар бирәчәкләр.

Катнашу өчен KZN.RU порталында һәм туризмны үстерү комитетының telegram-каналында 21 июньгә кадәр гариза формасын тутырырга кирәк.

Фото: tatar-congress.org 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ