Логотип Магариф уку
Цитата:

Танер Мурат: «Мин – Румыниядә татар телен белгән бердәнбер кеше түгел, әмма соңгысы»

«Татмедиа» җәмгыяте канаты астында чыгып килә торган журналларның баш мөхәррирләре белән очрашуга румын язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, культуролог Танер Мурат килде. Румыниянең Констанце шәһәрендә туган...

«Татмедиа» җәмгыяте канаты астында чыгып килә торган журналларның баш мөхәррирләре белән очрашуга румын язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, культуролог Танер Мурат килде. DSC_0915Румыниянең Констанце шәһәрендә туган әлеге шәхес Халык университетында шагыйрь Эмель Әмин классында төрек телен, соңрак Бухарест университетында профессор Куркан Вуапа-Мокану курсында татар телен өйрәнә. Гасыр башында үз бизнесын калдырып, ул гомерен румын татарлары тормышын өйрәнү һәм саклауга багышлый. Татар, румын һәм инглиз телләрендә яза. Дистәләгән авторның әсәрләрен төрки һәм румын телләренә тәрҗемә итә.DSC_1033


«Иске Татар бистәсе» арт-резиденциясе чакыруы буенча килгән Танер әфәнде үз милләте язмышы өчен борчылып, Anticus дип аталган мультимәдәни берләшмә төзегән. «Казан –Ауропаның башкалалары белән тиңләшерлек шәһәр. Аны дөньяга танытырга кирәк. Аның мәдәниятен башкаларга җиткерү өчен мин әдәби мирасыгызны румын теленә тәрҗемә итәргә алынырга әзермен», – диде ул очрашуда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ