Логотип Магариф уку
Цитата:

“Тантана” премиясе Буада тапшырылачак

2024 елда «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы Буада узачак...

2024 елда «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы Буада узачак. Бу хакта бүген “Татмедиа”да узган брифинг вакытында Татарстан Театрлар берлеге рәисенең урынбасары, М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина хәбәр итте.


Исегезгә төшереп узабыз, “Тантана” — Татарстан театрлары арасында ел саен үткәрелә торган , әлеге өлкәдә иң зур проект. Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе, дәүләт бүләге булып тора.  Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.


Премия 2011 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан республикада театр сәнгате өлкәсендә актерларның иҗат уңышларын бәяләү  һәм үзенчәлекле заманча куелышлар өчен гамәлгә куелган иде.


Тарихына күз салсак, баштарак «Тантана» — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры премиясе иде. Ә 2011 елдан Дәүләт премиясе дәрәҗәсенә күтәрелде.


Премиянең максаты – актер һөнәре абруен күтәрү, республикада бердәм театр даирәсен булдыру һәм актерларның профессиональ эшчәнлеген камилләштерү, заманча театр сәнгатен пропагандалау, ди Эльмира Фәтхуллина.


“Тантана” премиясе һәр елны Халыкара театр көнендә – 27 март көнне тантаналы рәвештә оештырыла һәм җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырыла. Быел театр бәйрәме Буа театрының яңа бинасында оештырылачак. 2022 елга кадәр премия һәр ел саен Казанда тапшырыла иде. 2022 елда “Тантана” Яр Чаллыда, 2023 елда исә Әлмәттә үткәрелде. 


Премия конкурс нигезендә 17 номинация буенча билгеләнә:
Дебют.
Иң яхшы эпизодик роль.
Курчак театрының иң яхшы артисты.
Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле.
Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле.
Иң яхшы актерлар ансамбле.
Намус һәм тугрылык. Фидакяр хезмәт өчен.
Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы.
Иң яхшы хатын-кыз роле.
Иң яхшы ир-ат роле.
Ел вакыйгасы һ.б. 


Материал, фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ