Логотип Магариф уку
Цитата:

“Тәртип” радиосы яшь талантлар барлый

“Тәртип” радиосының 10 еллыгы уңаеннан 22 августа “Чулпан” мәдәният үзәгендә зур музыкаль тамаша узачак. “ТӘРТИПле КАЛЕБ” концертында радио коллективы талантлы татар яшьләре белән таныштыра.

“Тәртип” радиосының 10 еллыгы уңаеннан 22 августта “Чулпан” мәдәният үзәгендә зур музыкаль тамаша узачак. “ТӘРТИПле КАЛЕБ” концертында радио коллективы талантлы татар яшьләре белән таныштыра.

 

Үткән белән көткән арасында күпер салучы «ТӘРТИП»  радиосы, 10 яшьлеге уңаеннан, кабатланмас моңлы концертлар циклын дәвам итә. «ТӘРТИП» радиосында бара торган, аның  белән бергә үскән яшьләр өчен мәйдан булган «КАЛЕБ»  тапшыруына да 10 яшь. 10 ел эчендә радиоэфирдан ишетеп, яратып өлгергән талантлы яшьләребезне бер сәхнәгә җыеп, ТӘРТИПле киләчәкнең нинди буласын сезгә дә күрсәтергә теләдек», – ди  “ТӘРТИП” радиосының баш мөхәррире     Ризәлә Исмәгыйлева.        

Музыкаль программаларны әзерләүчеләр хәбәр иткәнчә, программа 2 сәгатькә исәпләнгән.  Бәйрәмгә килгән һәр кешене милли көйләр уйнап каршы алачаклар. Шулай тәнәфес вакытында милли көйләр тыңлап, уеннар уйнап,  аралашып, ял итеп алу мөмкинлеге булачак. Яңа җырларның клиплары да тәкъдим ителәчәк.           

Яңа исемнәр белән беррәттән халык арасында танылу алган музыкантлар, артистлар да катнашачак.  Нәфис сүз осталарының да чыгышлары көтелә.

Белешмә: “Тәртип” радиосында “Калеб” проекты 2014 елдан бирле тормышка ашырыла. 2021 елдан радио, яңа сулыш алып эшли башлагач та, үз эшен тулы көчкә башкара. Шул елдан бирле 126 тапшыру эшләнгән, йөзгә якын яшь шәхес ачылган. “Калеб” тапшыруы – яшьләр өчен үзләрен күрсәтү, таныту мәйданчыгы булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

3

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ