Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мәктәпләре үрнәк, укытучылары татар җанлы булырга тиеш - Энгель Фәттахов

"Татар мәктәпләре үрнәк һәм укытучылар да татар җанлы булырга тиеш" , - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Бу хакта министр 2030 елга кадә...

"Татар мәктәпләре үрнәк һәм укытучылар да татар җанлы булырга тиеш" , - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Бу хакта министр 2030 елга кадәр Милли мәгариф үсеше концепциясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планы – юл картасы булдыру турында республиканың муниципаль районнары җитәкчеләре һәм республика районнарының мәгариф идарәләре (бүлекләре) җитәкчеләре белән сөйләшүдә әйтте. Фикер алышу Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында узды, сөйләшүләр дүрт көн дәвам итәчәк.


Бүген министрны Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм районнын мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева Яшел Үзән муниципаль районында милли мәгариф торышы белән таныштырганнан соң, Энгель Фәттахов: “Яшел Үзән бөек татар галиме Каюм Насыйриның туган җире. Татарларда шул уңайдан булса да, горурлык хисен тәрбияләп, ата-аналар белән эш итәргә кирәк, татар телен өйрәнүгә кызыксындырырга кирәк”, - диде.


Министр әйтүенчә, бөтен гимназияләрне карап чыкканнар. "Ничек безнең укытучыларыбыз, ничек безнең уку әсбапларыбыз. Безнең күз буяулар да бар бит. Татар гимназиясе дип аталса да, татар телендә дәреслекләр юк. Андый гимназияләр дә бар. Укытучыларның әзерлек дәрәҗәсен, балаларның куелган таләпләргә җавап бирүләрен өйрәндек, - диде Энгель Фәттахов. - Яшел Үзәнгә килгәндә, татар гимназиясе бар, укыту сыйфаты да начар түгел. Ләкин татар милли рухын барлыкка китерүдә киң таләпләргә җавап бирә дип әйтеп булмый, шуңа күрә аларга шәһәрдә татар гимназиясе исеме җисеменә туры килерлек татар гимназиясен булдыру бурычы куелды. Шулай ук тагын бер татар мәктәбен һәм өч татар балалар бакчасын булдыру кирәклеге турында әйтелде”, - дип белдерде министр.


"Барлык муниципалитетларда юл картасы тормышка ашырылганнан соң, бала ике дәүләт телен камил белергә тиешле", - дип белдерде Энгель Фәттахов.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Чаллының Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясе 110 еллык юбилеена кунак җыя

27 гыйнвар көнне Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия үзенең 110 еллык зур юбилеен билгеләп үтәчәк. Бай тарихлы һәм традицияле мәктәп, гасырдан артык вакыт эчендә никадәр укучыга олы тормышны иң...

27 гыйнвар көнне Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия үзенең 110 еллык зур юбилеен билгеләп үтәчәк. Бай тарихлы һәм традицияле мәктәп, гасырдан артык вакыт эчендә никадәр укучыга олы тормышны иңләп очарга канатлар биргән. Данлыклы белем йортын тәмамлап чыккан укучылар бүген илебез, республикабызның төрле өлкәләрендә намуслы хезмәт куя, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.


 

Юбилей тантанасы Королев урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан 2 нче гимназиядә киләсе атна җомгасында иртәнге 10да башлана. Башта гимназиянең актлар залында тантана үткәрелә, аннары бәйрәм сәгать көндезге 4тә “Энергетик” мәдәният сараенда дәвам иттерелә.


Мәктәпне кайсы гына елда тәмамласагыз да, кайда гына яшәсәгез дә, барлык эш-мәшәкатьләрегезне калдырып, мәктәбебез юбилеена килми калмагыз, дип, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия коллективы шәһәр газетасы аша чакыру таратты.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ