Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар тарихында чувашларның тоткан урыны ни дәрәҗәдә?

Татарстан белән Чувашстан ут күршеләр генә түгел әле. Чуваш белән татар – икесе дә төрки телләр төркеменнән.  Әле шуның өстенә борынгы тарихи дәверләрдән алып татар белән чуваш халкы якыннан арал...

Татарстан белән Чувашстан ут күршеләр генә түгел әле. Чуваш белән татар – икесе дә төрки телләр төркеменнән.  Әле шуның өстенә борынгы тарихи дәверләрдән алып татар белән чуваш халкы якыннан аралашып яши һәм бүген дә бу шулай. Россиядә 1,7 миллион чуваш исәпләнсә, шуларның 134 меңгә якыны Татарстанда яши. Бу ике халыкны үзара рухи, мәдәни, тарихи багланышлар да берләштерә.
Моның чын-чынлап шулай булуын Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында булып узган «Татарстан Республикасында яшәүче халыклар тарихында Көнбатыш Кама аръягы» дигән темага багышланган түгәрәк өстәлдә яңгыраган чыгыш-фикерләр дә раслады. Аның эшендә, әлеге институт тарихчыларыннан тыш, А.Халиков исемендәге археология институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә катнашты.
Түгәрәк өстәлдә Көнбатыш Кама аръягы төбәгенең үткәненә кагылышлы актуаль проблемалар хакында җитди сөйләшү булды. Төп игътибар Идел Болгарстаны тарихына, аның Татарстан Республикасы территориясендә гомер кичерүче халыкларның, аерым алганда чувашларның мәдәниятенә һәм этногенезына йогынтысына юнәлтелде.
Әйтик, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов «IX – XV гасырларда Көнбатыш Кама аръягындагы этносәяси хәл», А. Халиков исемендәге Археология институтының баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин «Татарстанда һәм Чувашстанда болгар чорына караган археологик мирас», шушы ук институтның өлкән гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин «XIII – XIV гасырларда Көнбатыш Кама аръягындагы этномәдәни ситуация контекстында Болгар чорының эпиграфик һәйкәлләре», Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин «Идел Болгарстанында язма мәдәният» дигән темаларга докладлар белән чыгыш ясадылар.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ