Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телен өйрәнәбез: “Сәлам” мобиль кушымтасы

Уфа фән һәм технологияләр университетының татар-рус бүлеге студенты Ләйсән Йосыпова (Катиева) һәм аның командасы “Сәлам” дип исемләнгән татар телен “нуль”дән үзаллы өйрәнүгә корылган мобиль кушымта эшләде. Проект Бөтенроссия “Студент стартабы” программасы кысаларында 1 миллион сумлык грант ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Бүген ул рус һәм инглиз телләрендә RuStore каталогына кертелде.

“Сәлам” кушымтасы татар телен өйрәнергә теләк белдерүчеләр өчен файдалы. Анда уен форматында:

– 36 тематик төркем,

– һәр төркемгә – зур булмаган күләмдә теоретик материал;

– һәр дәрестән соң теманы үзләштерүне ныгыту өчен мавыктыргыч биремнәр;

– яңа мәгълүматны җиңел кабул итү өчен ассоциатив методлар тәкъдим ителә.

Әлеге кушымта татар теле грамматикасын өйрәнеп, яңа сүзлек запасын, лексиканы баетып, сөйләм этикетын истә калдырып, тел күнекмәләрен үстерергә, татар мәдәнияте үзенчәлекләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Проект хакында тәфсилләп Ләйсән Йосыпова белән сөйләштек.

— «Сәлам» кушымтасын булдыру идеясе кайдан килде?

– Идея безгә 1–2 ел элек килгән иде. Ләкин ул вакытта аңа эшкә алынырга чыгымнар һәм тәвәккәллек җитмәде. Бөтенроссия “Студент стартабы” турында ишеткәч, без бу идеяне шушы конкурс кысаларында тормышка ашырырга булдык.

— Кушымтаның үзенчәлеге нәрсәдә? Башкаларныкыннан нәрсә белән аерылып тора?

– ⁠"Сәлам" мобиль кушымтасы татар теленең орфографик, орфоэпик, лексик, грамматик үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнергә мөмкинлек бирә. Мисал өчен, иң башта кушымта белән кулланучы сүзнең язылышы белән таныша, аннары аның әйтелешен өйрәнә, соңыннан ул дәреснең дөрес үзләштерелүен тикшерә. Шулай ук татар теленең грамматик кагыйдәләрен өйрәнеп, күптөрле кызыклы биремнәр үтәп була.

— Биремнәр нинди таләптән чыгып куелды?

– Алар түбәндәге таләпләрдән чыгып куелды:

– тулылык (тикшерү объектын тулысынча алу);

– комплекслылык (биремнәрнең төрлелеге);

– биремнәрнең ⁠кызыклы һәм мавыктыргыч булуы;

– актуаль тематика;

– биремнәрне бәяләүгә карата уртак критерийлар;

– биремнәрнең катлаулылыгы буенча дифференциальлеге;

⁠– график образлар куллану (ассоциатив метод);

– грамматик кагыйдәләрнең эзлеклелеге һәм башка таләпләр.

— Кушымта белән бушлай кулланып буламы?

– "Сәлам" мобиль кушымтасын без бушлай кулланырлык итеп эшләдек. Моннан тыш, әлеге аны офлайн (Интернетсыз) кулланып була.

— Проект белән нинди максатларга ирешергә телисез?

– Татар телен белмәгән йә оныткан, ләкин ана телен өйрәнергә, аны искә төшерергә һәм сакларга, шулай ук татар телен икенче тел буларак өстәмә үзләштерергә теләгән кешеләрнең санын арттыру – безнең төп максатыбыз.

Гүзәл ЗАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ