«Татарча диктант»ның билгеләре мәгълүм булды
Аларны http://diktant.tatar/results/ сылтамасы аша рәсми сайтка узарга һәм эзләү юлында диктант язучының исем-фамилиясен кертергә кирәк.Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 25 ноябрендә Россиянең егермеләп...
Аларны http://diktant.tatar/results/ сылтамасы аша рәсми сайтка узарга һәм эзләү юлында диктант язучының исем-фамилиясен кертергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 25 ноябрендә Россиянең егермеләп төбәге һәм ун чит илдә «Татарча диктант» яздылар. Диктант өчен Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәреннән өзек сайланган иде. Татарча язу буенча үз белемен 2 меңләп кеше тикшереп карады.
Бөтен дөнья буенча статистика түбәндәгечә:
«5ле» алучылар – 29%;
«4»ле гә язучылар – 27%;
«3»ле алучылар – 36%;
«2» ле – 8 процент.
«Отличник»лар рәтендә «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова да бар.
Комментарийлар