Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөек Ватан сугышы татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә

Чараның төп оештыручысы – ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

8 майда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Татарлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннар, һәм исламга кайту процесслары (ХХ гасырның икенче яртысы)» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысасында «Бөек Ватан сугышы татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы уздырыла.

Фикер алышуга түбәндәге сораулар чыгарылачак: 
– ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында милли-дини кыйммәтләр чагылышы; 
– фронтовик-язучылар иҗатында мөселман дөнья сурәте;
– татар әдәбиятында һәм публицистикасында Бөек Ватан сугышы темасы.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни һәм белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләренең катнашуы көтелә.
 

Фото: antat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ