Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Кореяда бүләкләнде

Татарстан коллективы Корея халкына ансамбльнең алтын коллекциясен тәшкил иткән, татар мәдәниятенең җәүһәрләреннән торган концерт программасын онлайн-форматта тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Корея Халык Демократик Республикасының башкаласы Пхеньян шәһәрендә узган «Апрель язы» сәнгать фестивале бүләкләренә лаек булды. 

Татарстан коллективы Корея халкына ансамбльнең алтын коллекциясен тәшкил иткән, татар мәдәниятенең җәүһәрләреннән торган концерт программасын онлайн-форматта тәкъдим итте, дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле илнең әйдәп баручы коллективлары – Л.Г. Зыкина исемендәге «Россия» ансамбле, Россия Армиясенең А.В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, Игорь Моисеев исемендәге халык биюе ансамбле һәм башка коллективлар белән беррәттән  төрле номинацияләрдә призлар һәм дипломнарга лаек булган. Алар арасында «Кадерле исем» дигән корея җырын башкарган өчен «Иң яхшы ансамбль» алтын призы, «Сарман әйлән-бәйләне» хореографик композициясен башкарган өчен көмеш приз һәм фестивальдә катнашкан өчен коллектив бүләкләр бар.

«Апрель язы» сәнгать фестивале беренче тапкыр 1982 елда оештырыла. Аның төп максаты – дөньяның төрле илләре вәкилләре арасында мәдәният һәм сәнгать юнәлешендә хезмәттәшлек итүне һәм тәҗрибә белән алмашуны үстерү. Фестивальнең төп девизы – «Мөстәкыйльлек, тынычлык һәм дуслык».

Фото матбугат үзәгеннән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ