Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан һәм Башкортстан ансамбльләренең уртак концерты

Коллективларны легендар Фәйзи Гаскәров берләштерә.

Уфада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Башкортстан Республикасы Фәйзи Гаскәров халык бию ансамбленең уртак концерты узды, дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

Ике тугандаш республика — Башкортстан һәм Татарстан коллективлары дуслыгы озак еллар дәвам итә. Бай, якты тарихы һәм уникаль репертуары булган ансамбльләрнең халыкара фестивальләрдә һәм башка масштаблы чараларда берничә тапкыр очрашканнары бар иде. Әмма коллективлар бер сәхнәдә уртак концерт белән беренче тапкыр чыгыш ясаган.

Уникаль концерт Фәйзи Гаскәров ансамбле һәм «Уфанет» компаниясе оештырган «Бию — халыкның җаны» Россия халыклары хореография сәнгате фестивале кысаларында узган.

Коллективларны легендар Фәйзи Гаскәров берләштерә. Башкортстан Республикасы халык биюләре ансамбленә нигез салучы һәм беренче сәнгать җитәкчесе Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров берничә ел ТАССР җыр һәм бию ансамбленең балетмейстеры булып эшли. Фәйзи Гаскәров ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен бик күп якты хореографик композицияләр — «Җизнәкәй», «Шома бас», «Аулак өй» һәм башкаларны куйган.

Концерт башкортларның «Тархан» биюе белән ачылды. Гаскәрлеләр Фәйзи Гаскәров мирасының алтын фондыннан композицияләр тәкъдим иттеләр — «Проказницы», чиләк белән борынгы бию, «Җиде кыз», «Печән чабучылар» һәм репертуарның башка шедеврлары.

Татарстанлылар программаны «Гармун-гармун» композициясе белән ачып җибәрде һәм Уфа тамашачысына якты хореографик, вокаль һәм инструменталь композицияләр тәкъдим итте: «Сарманча әйлән-бәйлән», «Егетләр биюе», «Рәйхан» һәм башкалар.

Финалда ике данлыклы ансамбль «Гөлнәзирә» башкорт биюе һәм «Әпипә»татар биюе кергән вокаль-хореографик композицияне башкарып, дуслык әйлән-бәйләне уйнады.

Язма Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ