Татарстан һәм Донбасс турында күргәзмә ачыла
«Татарстан – Донбасс: 100 ел тарих» күргәзмә проекты 15 августтан Милли музейның яңа филиалы – «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәгендә оештырыла.
«Татарстан – Донбасс: 100 ел тарих» күргәзмә проекты 15 августтан Милли музейның яңа филиалы – «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәгендә оештырыла.
«Бу – Юстиция кварталы территориясендә Һади Такташ урамында урнашкан яңа музей киңлеге. Ул – Татарстан Милли музееның 15 нче филиалы. Тиздән биредә юстиция һәм гаделлек, хокук тәртибе төшенчәләрен ачучы даими экспозиция барлыкка киләчәк, – ди музей директорының үсеш буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Анастасия Мокрополова. – Хәзер үзәкнең күргәзмәләр залында Татарстан белән Донбассның мәдәни һәм икътисади алмашу тарихын чагылдырган проект эшли башлаячак. Көз аенда анда лекцияләр һәм квизлар уздырачакбыз».
Күргәзмә нигезендә – ике төбәкнең киң мәдәни элемтәләрен чагылдырган төп документлар, фотографияләр һәм предметлар рәте. Татар мәдәнияте эшлеклеләре – Һади Такташ, Фәйзулла Туишев, Нәҗип Җиһанов архивларында Донбасста татар диаспорасы формалашуның киң колачлы процессы турында кыйммәтле дәлилләр саклана. 1920–1930 елларда ТАССРдан Донецк өлкәсенә киткән эшчеләр, укытучылар, журналистлар, медикларның нәсел дәвамчылары хәзер дә шунда яши.
Шахтер лампасының эволюциясен күзәтеп барырга, татар артистларының Донбасска гастрольләре турында белергә, 1920 елларның агитация плакатларын күргәзмәдә күрергә мөмкин. Экспозицияне чор әйберләре һәм татар мәдәнияте эшлеклеләренең мемориаль коллекцияләреннән экспонатлар тулыландыра.
«Татарстан – Донбасс: 100 ел тарих» күргәзмәсе белән 15 августтан 10 ноябрьгә «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәгендә танышырга мөмкин булачак. . Проектның кураторы Мокрополова Анастасия.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
“Тәртип” радиосы яшь талантлар барлый
“Тәртип” радиосының 10 еллыгы уңаеннан 22 августа “Чулпан” мәдәният үзәгендә зур музыкаль тамаша узачак. “ТӘРТИПле КАЛЕБ” концертында радио коллективы талантлы татар яшьләре белән таныштыра.

“Тәртип” радиосының 10 еллыгы уңаеннан 22 августта “Чулпан” мәдәният үзәгендә зур музыкаль тамаша узачак. “ТӘРТИПле КАЛЕБ” концертында радио коллективы талантлы татар яшьләре белән таныштыра.
Үткән белән көткән арасында күпер салучы «ТӘРТИП» радиосы, 10 яшьлеге уңаеннан, кабатланмас моңлы концертлар циклын дәвам итә. «ТӘРТИП» радиосында бара торган, аның белән бергә үскән яшьләр өчен мәйдан булган «КАЛЕБ» тапшыруына да 10 яшь. 10 ел эчендә радиоэфирдан ишетеп, яратып өлгергән талантлы яшьләребезне бер сәхнәгә җыеп, ТӘРТИПле киләчәкнең нинди буласын сезгә дә күрсәтергә теләдек», – ди “ТӘРТИП” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Музыкаль программаларны әзерләүчеләр хәбәр иткәнчә, программа 2 сәгатькә исәпләнгән. Бәйрәмгә килгән һәр кешене милли көйләр уйнап каршы алачаклар. Шулай тәнәфес вакытында милли көйләр тыңлап, уеннар уйнап, аралашып, ял итеп алу мөмкинлеге булачак. Яңа җырларның клиплары да тәкъдим ителәчәк.
Яңа исемнәр белән беррәттән халык арасында танылу алган музыкантлар, артистлар да катнашачак. Нәфис сүз осталарының да чыгышлары көтелә.
Белешмә: “Тәртип” радиосында “Калеб” проекты 2014 елдан бирле тормышка ашырыла. 2021 елдан радио, яңа сулыш алып эшли башлагач та, үз эшен тулы көчкә башкара. Шул елдан бирле 126 тапшыру эшләнгән, йөзгә якын яшь шәхес ачылган. “Калеб” тапшыруы – яшьләр өчен үзләрен күрсәтү, таныту мәйданчыгы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар