Татарстан Мәдәният министрлыгы 10 фильм төшерергә 8 млн сум акча бирәчәк
2024 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы 10 фильм төшерү өчен 8 млн сум акча бирергә планлаштыра.
Конкурста Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары катнаша ала. Җиңүчеләр тулы җитештерү циклына субсидия алачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
Фильмнар темасы буенча төрле жанрлы – документаль, нәфис, анимацион.
Гаилә кыйммәтләренә багышланган кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум;
Республиканың балалар һәм яшьләр театр студияләренә багышланган кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум;
Социаль роликлар циклы (юл йөрү кагыйдәләренә, әйләнә-тирә табигатьне саклауга багышланган, хокук бозулар профилактикасы, терроризм һәм экстремизм профилактикасы) – кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум;
Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум;
Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан аның әсәрләре буенча тулы метражлы нәфис фильм – 2 млн сум;
Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган тулы метражлы документаль фильм – 1 млн сум;
А.С. Пушкинның 225 еллыгы уңаеннан «Пушкин в Казани» тулы метражлы документаль фильм – 1 млн сум;
Анимацион кино – милли эпосларны экранлаштыру – 1 млн сум;
Матди булмаган мәдәни мирас объектларына багышланган фильм-демонстрация - кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум;
Татарстан Республикасы халыкларының язма мирасына багышланган кыска метражлы документаль фильм – 500 мең сум.
Гаризалар 1–5 март көннәрендә кабул ителә. Гариза белән бергә синопсис, сценарий, кинопроект сметасы, презентация һәм видеоролик (булса) тапшырыла.
12 мартта «Татаркино» оешмасы оештырылуның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында питчинг үткәрү каралган. Питчингта конкурста катнашучылар үз кинопроектларын кинематограф өлкәсендәге федераль һәм региональ экспертлар алдында яклаячак.
Мөршидә Кыямова
Фото ТР Мәдәният министрлыгы сайтыннан
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең өченче сезоны төшереләчәк
Татарстан Милли китапханәсендә «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең өченче сезоны төшереләчәк.
13–16 февраль көннәрендә Татарстан Милли китапханәсендә «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең өченче сезоны төшереләчәк.
«Тархан» телепроектының планлаштырылган 1/8 финалы монгол чорына кадәр Россия һәм Татарстан тарихы һәм мәдәнияте темасына багышлана. 1 ⁄4 финалда катнашучылар исә Федор Шаляпинның тормыш юлына һәм Казан федераль университетының 220 еллык тарихына «чумачак», – дип хәбәр итә бәйгенең оештыру комитеты.
Проектның җиңүчесе, шулай ук ике призеры Казан федераль университетының «Төрки халыклар тарихы» профиленә укырга керүдә өстенлекле хокукка ия булачак.
Проектны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты гамәлгә ашыра.
Әлеге бәйгедә катнашып, беренче урынны яулаган 8 нче сыйныф укучысы Илнур Әмирханов турында биредә укып белә аласыз.
Фәния Лотфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар