Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан тәрбиячеләренең кайсысы иң яхшысы?

Татарстандагы балалар бакчаларында барысы 21 800 тәрбияче сабыйларга тәрбия һәм белем бирә. Тик нигәдер Казанда һәм республикабызның эре шәһәрләрендә әледән-әле яңа балалар бакчалары төзелеп, сафка басуга да карамастан, соңгы дүрт елда бездәге тәрбиячеләрнең гомуми саны 500 кешегә кимегән.

Елның-елында республикабызда “Ел тәрбиячесе” конкурсы уздырыла. Быел инде аның һәр районда муниципаль этабы үтте. Бу көннәрдә әлеге бәйгенең зона этабы кызганнан-кыза бара. Инде аның Буа һәм Саба районнарындагы зона этаплары узды. Бүген исә Актаныштагысы үтә. 7 февральдә – Түбән Камада, 8 ендә – Бөгелмәдә, 9 ында – Мамадышта, 12 сендә – Нурлатта, 13 ендә – Алабугада, 14 ендә – Югары Осланда, 16 сында Чистайда, 19 –20 февраль көннәрендә – Казанда, 21 ендә – Әгерҗедә тәрбиячеләр конкурсының зона этаплары узарга тиеш.

Әлеге конкурс «Ел тәрбиячесе» һәм «Татар телендә тәрбия һәм белем бирелүче төркемдә эшләүче тәрбияче» дигән ике номинация буенча үткәрелә.

Зона турларында бәйгенең муниципаль этапларында җиңүче һәм призёр дип табылган 138 тәрбияче үз осталыгын күрсәтергә тиеш. Шулар арасыннан иң күп очко туплаган 30 тәрбияче конкурсның йомгаклау этабында катнашу хокукы алачак.

Хәтерләсәгез, узган елгы конкурс нәтиҗәләре буенча Казандагы 41 нче урта мәктәпнең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина, республикабыз тәрбиячеләре данын яклап, Карачай-Черкас Республикасында узган Бөтенроссия конкурсында “Россиянең иң яхшы милли тәрбия һәм белем бирүче педагог-тәрбиячесе” дип табылды. Аның җиңүе нәтиҗәсендә “Россиянең иң яхшы тәрбиячесе –2024” Бөтенроссия конкурсы быел көзен безнең Казанда үтәчәк тә инде.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ