Татарстан журналистикасы энциклопедиясе тәкъдим ителде
Бүген Татарстан Җурналистлар берлегендә Татарстан журналистикасы һәм матбугатының ачык онлайн энциклопедиясе тәкъдим ителде. «Татарстан журналистикасы энциклопедиясе бурычы – беркем, бернәрсә онытылма...
Бүген Татарстан Җурналистлар берлегендә Татарстан журналистикасы һәм матбугатының ачык онлайн энциклопедиясе тәкъдим ителде. «Татарстан журналистикасы энциклопедиясе бурычы – беркем, бернәрсә онытылмасын дип, киләчәк буыннарга бай рухи мирасны тапшыру. Журналистиканың тарихы зур, матур, киләчәк буыннарга җиткерергә кирәк. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш та -– журналист. Күп кенә язучылар башта журналист булып, аннары зур язучылар булып киткән», – дип сөйләде ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов.

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлегенең элекке рәисе Римма Ратникова энциклопедия булдыру идеясе 16–18 еллап элек туганын әйтте. «Мин посттан киткәндә, энциклопедия 90 процентка әзер иде, мөгаен, калган 10 проценты да шул 90 процентка тиң булгандыр», – дип белдерде.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев энциклопедия белән танышу барышында бөтен искәрмәләр, тәкъдимнәр кабул ителүен әйтте. «Журналистларны җаваплы булырга өндим, элемтәдә булырга, яңа кешеләр, яңа мәгълүмат, бүләкләүләр турында бөтен мәгълүматны кертергә кирәк. Журналистикага кагылышлы берәр мәгълүмат кызыксындыра икән, шунда онлайн энциклопедиягә кереп табарлык булырга тиеш. Җитешсезлек таба икән, кеше мөрәҗәгать итә ала, мәгълүмат объектив булырга тиеш, шуңа күрә киләчәктә яңартылырга мөмкин», – диде Искәндәр Гыйләҗев.

Энциклопедиядә бүген 386 мәкалә, 355 шәхес турында мәгълүмат кертелгән. Редакцион коллегия булдыру ниятләнә, хезмәткә кертеләчәк мәкаләләрне сайлап алу критерийларын эшләү таләп ителә. Энциклопедиянең басма варианты да дөнья күрүе ихтимал. Илшат Әминов бу әле зур эшнең башы гына булуын билгеләп узды. «Эшнең беренче этабы узган, хәзер тутырырга кирәк, әле тәнкыйть сүзләре дә килергә мөмкинлеген аңлыйбыз. Университеттан, Фәннәр академиясеннән дә белгечләр, Татарстан журналистикасының тарихын белә торган кешеләр күп. Бергә эшләп тутырырга кирәк», – диде ул.

Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Авыл укытучысы» бәйгесе дәвам итә
Татарстан Республикасы районнарында, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче югары һөнәри осталыкка ия булган укытучыларны ачыклау, авыл мөгаллимнәренең абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редак...

Татарстан Республикасы районнарында, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче югары һөнәри осталыкка ия булган укытучыларны ачыклау, авыл мөгаллимнәренең абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы» конкурсына материалларны 20 июньгә кадәр кабул итә.

Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан, конкурс 3 этапта уздырыла. Конкурста катнашучылар узарга тиешле этапларның берсе булып иҗади эш – укытучының инша-эссе язуы тора. Иҗади эш темалары конкурс шартларында алдан игълан ителде.
Педагогтан үз фикерләрен төрле характердагы әдәби иншалар аша җиткерә белүне таләп иткән бәйгеләр соңгы елларда шактый артты. Мондый төр иҗади эшләр күләме ягыннан зур булмаган ирекле композициягә нигезләнә, педагог теге яки бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдерә ала. Редакция укытучылардан шактый язмалар алды, алга таба да бәйгедә иҗади һәм һөнәри осталыгын күрсәтергә теләүчеләр тагы да булыр дип көтеп калабыз.
НИГЕЗЛӘМӘ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар