Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яңа яшьләр үзәге төзиләр

Татарстанда 290 миллион сумга яңа яшьләр үзәге төзергә җыеналар.

Балык Бистәсендә IDEA яшьләр үзәге төзергә ниятлиләр. Эшләр 290 миллион сумга бәяләнә, диелә дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган мәгълүматта.

Объект агымдагы елның 1 декабренә кадәр файдалануга тапшырылырга тиеш.

Подрядчы алдында бина мәйданы буенча инженер коммуникацияләре үткәрү, суүткәргеч торбалар сузу һәм башкаларны берләштергән гомумтөзелеш эшләрен башкару бурычы тора.

Төзелеш бюджет акчалары хисабына алып барылачак. Заказчысы – Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Балык Бистәсендә шулай ук балалар сәнгать мәктәбе төзергә ниятләүләре хакында хәбәр иткән иде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ