Татарстанда яшь гаиләләргә торак төзелә
Гомуми мәйданы 1 мең 980 кв. м тәшкил иткән.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 2024 елда Татарстанда 621 ятим бала торак алырга тиеш. Сан буенча икенче категория – яшь гаиләләр. Быел 84 кеше яңа торак алырга тиеш. Бүгенге көндә барлык таныклыклар яшь гаиләләргә тапшырылган, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-комуналь хуҗалыгы министрлыгы сайты.
«5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр» категориясендә – 28 катнашучы, гомуми мәйданы 1 мең 980 кв. м тәшкил иткән торак урыннар алу өчен 22 сертификат рәсмиләштерелгән.
Автор фотосы
Комментарийлар