Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда туган як тарихы буенча дәреслекләр әзерләнә

1 сентябрьдән тарих фәне программасының эчтәлеге яңартыла. Ул «Туган төбәк тарихы» өлеше белән тулыландырыла.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур ҺадиуллинТР Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар өлешендә Татарстанда туган як тарихын өйрәнү буенча дәреслекләр әзерләнүен хәбәр итте.

–  1 сентябрьдән тарих фәне программасының эчтәлеге яңартыла. Ул «Туган төбәк тарихы» өлеше белән тулыландырыла. Тарихи агарту һәм гомумроссия гражданлык тәңгәллеген ныгытуда мәктәпнең актуальлеге «Россия Федерациясенең тарихи агарту өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында» Россия Федерациясе Президенты Указында билгеләнгән. Республика 5–7  нче сыйныфлар өчен «Туган төбәк тарихы» курсы буенча дәреслек эшләячәк Россия субъектлары исемлегенә керде, – дип сөйләде ул киңәшмәдә.

«Министр әйтүенчә, дәреслекләрне эшләү ТР Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университеты белән берлектә алып барыла. Проект балаларның туган як тарихын һәм аның этномәдәни традицияләрен өйрәнүгә кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән. 

Фото: mon.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ