Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанга 55 илдән Бөтендөнья яшьләр фестивале катнашучылары киләчәк

Бөтендөнья яшьләр фестивале 1 марттан 7 мартка кадәр Президент Владимир Путин Указы нигезендә Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатында узачак.

Татарстан  Бөтендөнья яшьләр фестиваленең региональ программасында катнашучыларның берсе булды. 13–16 март көннәрендә республикага төрле илләрдән 100 кеше киләчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" ТР Яшьләр министрлыгына сылтама белән.

Төбәкләргә сәяхәтләр «Сириус»та төп программа тәмамланганнан соң башлана. Юнәлешләренә карамастан, чит ил кешеләре «Россия» күргәзмә-форумына бару өчен өч көнгә Мәскәүдә тукталачак. Ә төбәкләргә сәяхәт яшьләргә илне, аның традицияләрен, тарихи мирасын яхшырак белергә, шулай ук анда яшәүче халыкларның күптөрлелеген һәм төбәкләрнең икътисади потенциалын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Ринат Садыйков Татарстанда 55 илдән, шул исәптән Австрия, Аргентина, Болгария, Ливан, Македония, Венгрия, Согуд Гарәбстаны, Сербия, Финляндия һәм башка илләрдән фестивальдә катнашучылар булачагын сөйләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ