Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тазалык бир, саулык бир! /Сабантуйга яулык бир!”

Иртәгә – 21 июнь көнне Казанда бишенче тапкыр Сабан туена бүләк җыю йоласы узачак.

Сабантуйлар алдыннан дугаларына чигүле сөлгеләр бәйләнгән атларда капка төбе саен туктап җырлап-биеп бүләк  җыю – халкыбызның иң матур йолаларының берседер, мөгаен. Гармун тавышы ишетелүгә барысы да бәйрәмгә атап куйган бүләген – чигүле  сөлгеме ул,  метрлы ситсы кисәгеме яки яулыкмы –  шуны тотып капка төбенә ашыга. "Тазалык бир, саулык бир! /Сабантуйга яулык бир!”– дип җырлый торгач, егетләрнең иңбашларындагы колга авылның икенче башына барып чыкканда инде шактый саллыланган була. Җигүле ат артыннан ияргән  бала-чага да өлешсез калмый- кәнфит-прәннек  тия аларга да. Бу матур йола хәзер инде әкренләп авыллардан шәһәрләргә дә күчә.

Иртәгә – 21 июнь көнне  Казанда бишенче тапкыр Сабан туена бүләк җыю йоласы узачак. “Татмедиа”да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Рестораторлар һәм ательерлар ассоциациясе идарәсе рәисе  Зөфәр Гаязов аның  ни рәвешле узачагын аңлатты. Казанлылар Татарстан башкаласында Сөрән сугу йоласын кертүне нәкъ менә аның исеме белән бәйлиләр дә.  

Сөрән сугу  Казан Кремлендә башланып, көндезге 11.00 дә аннан кузгалып китәчәк. Алар арасында танылган артистларны да, Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәрен, талантлы студентларын да күреп булачак. Алга таба аларны үз бүләкләре белән шәһәр мэриясе, шәһәр башкарма комитеты, министрлыклар каршылаячак. Бауман урамы аша төшеп, 12.30 да Г.Камал академия театры янындагы мәйданда театр артистлары труппасы “Зәңгәр шәл”  спектакленнән  өзек күрсәтәчәк.  Иске Татар бистәсендә шулай ук зур концерт планлаштырылган.  Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданга   оешма-предприятиеләр  Сабантуйга үз бүләкләрен алып киләчәк.  Билгеле инде шәһәр халкы да олауларга үз бүләген сала ала. 

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, “Туган авылым”  милли-мәдәни күңел ачу комплексында да тукталышлар булып аларның һәркайсысы үз программасын тәкъдим итәчәк. Милли киемнәрдән киенгән сөрән сугучылар, бизәлгән җигүле атлар, гармун тавышлары шәһәр халкын гына түгел, туристларның да игътибар үзәгендә булачак.

Расиха ФАИЗОВА

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ