Логотип Магариф уку
Цитата:

«Театраль Идел буе» фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

11 сентябрь «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең VI сезонына гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта тулырак пресс-конференциядә фикер алыштылар.

Фестивальдә Идел буе федераль округы төбәкләреннән балалар (6-17 яшькә кадәр), яшьләр (18-35 яшькә кадәр) театраль коллективлары катнаша ала.
Бәйге 3 этаптан тора: төбәк, округ һәм финал.

Төбәк этабы 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул  чыгышларны читтән торып карау һәм иң яхшы спектакльләрне офлайн күрсәтүне үз эченә ала. Җиңүче коллегиаль карар белән билгеләнәчәк.

Округ этабы (2025 елның гыйнвар-февраль айлары)

Фестивальнең округ этабы төбәк этабында җиңгән спектакльләр белән танышуга юнәлдерелгән.

Финал: Бәйге лауреатлары исемнәре киләсе елның 27 марты, Бөтендөнья театр көнендә,  игълан ителәчәк. Фестивальнең ябылу тантанасы, шулай ук финалга чыккан коллективларның куелышы телевидение һәм интернет аша трансляцияләнәчәк.

Номинацияләр: «Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы режиссер эше», «Иң яхшы музыкаль бизәлеш», «Иң яхшы сәнгать бизәлеше», «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле».

ТР мәдәният министры урынбасары Данил Натфуллин фестиваль масштабын ассызыклап үтте:

- Фестиваль Идел буе федераль округының барлык төбәкләренең театр җәмәгатьчелеген берләштерә һәм округның иң масштаблы театр проекты булып тора. Проект яшьләр театр сәнгатен популярлаштыруга һәм яшьләрнең мәдәни дөньяга карашын киңәйтүгә, һәвәскәр коллективларга ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә, театр традицияләрен саклауга юнәлдерелгән, - диде ул.

«Апуш» балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова балалар коллективының «Театраль Идел буе» фестивалендә катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары, М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар Йорты мөдире, «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этабын оештыру комитеты әгъзасы Эльмира Фәтхуллина ассызыклаганча, бәйгедә инклюзив театр студияләре дә катнаша башлый.

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ