Тинчурин театры укучылар һәм студентлар арасында театр айлыгы башлады
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп укучылары һәм студентлар арасында театр айлыгы башлап җибәрде. Биредә ай дәвамында укучылар һәм студентларга Пушкин картасы белән...
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп укучылары һәм студентлар арасында театр айлыгы башлап җибәрде. Биредә ай дәвамында укучылар һәм студентларга Пушкин картасы белән “Без – кырык беренче ел балалары”, “Асылкош” спектакле күрсәтеләчәк.
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, театр спектакльләр аша Татарстан укучылары, студентлары арасында туган телгә, әдәбияткә, мәдәнияткә ихтирам тәрбияләү миссиясен дәвам итә.
Шул уңайдан театрда балалар көне дә оештырылачак. 27 март – театр көнендә Туфан Имаметдинов куйган “Асылкош” спектаклен көндез һәм кич карап булачак. Спектакль алдыннан танылган дизайнер Наҗия Галимова уздырган мастер-класска катнашу мөмкинлеге дә бар.
Айлык кысаларында Тинчурин театры районнарга сәфәргә җыена. Шулай ук театрга экскурсияләр дә оештырылачак, дип хәбәр итәләр Тинчурин театрының матбугат үзәгеннән.

Фәния Лотфуллина
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Галимҗан Ибраһимовка 135 ел тулу уңаеннан
Татарстанның Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан Г.Ибраһимов әсәрләренең 15 томлы академик басмасы әзерләнеп дөнья күрде. Бу – институтның...

Татарстанның Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан Г.Ибраһимов әсәрләренең 15 томлы академик басмасы әзерләнеп дөнья күрде. Бу – институтның ХХI йөздә Татарстан китап нәшрияты белән берлектә тормышка ашырыла торган өченче масштаблы проекты. Моңа кадәр Г.Исхакый “Әсәрләре”нең 15 томлыгы, Г.Тукай “Әсәрләре”нең 6 томлы академик басмасы нәшер ителгән иде.
Г.Ибраһимов “Әсәрләре”нең 15 томлы академик басмасы, идеологик сәбәпләр аркасында, әдипнең моңа кадәр әзерләнеп бастырылган 9 томлы “Әсәрләр” басмасына кермәгән материалларна да үз эченә ала.
Яңа басмага кертелгән текстлар кыскартуларсыз, җентекле комментарийлар белән бирелә. Ул бүгенге көн укучысына Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты турында тулы мәгълүмат җиткерү белән беррәттән, татар әдәбияты, мәдәнияте, мәгариф һәм фән үсеше тарихы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге тудыра.

I-V томнарда язучының әдәби әсәрләре урын алган. Биредә “Татар хатыны ниләр күрми” повестеның һәм “Безнең көннәр” романнарының төрле басма вариантлары, шулай ук совет чорында идеологик канннуннарга туры килми дип табылган “Адәмнәр” повексте” да кертелгән.
VI – X томнарда галимнең әдәбият тарихы мәсьәләләренә, сәнгатькә, тел белеменә һәм телне укыту методикасына караган хезмәтләре урнаштырылган. Әлеге томнардагы 135 хезмәтнең 22се беренче тапкыр томлыкларда дөнья күрә.
I I – XV томнарда Г.Ибраһимовның публцистикасы, тарихи һәм иҗтимагый фикергә караган мәкаләләре, хезмәтләре, берничә автобиографиясе, хатлары, тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле документлар, архив материаллары урын алган. Әлеге томнарда да “Борынгы ислам мәдәнияте” исемле хезмәте, 100 дән артык мәкалә беренче мәртәбә кирилицада басыла.
XV томлыкта Г. Ибраһимов әсәрләренә замандашлары тарафыннан язылып, үз чорында газета-журналларда басылган рецензияләр дә урын алган. Әлеге бәяләмәләр укучыга әдипнең әдәби репутациясе формалашу үзенчәлекләрен һәм шул чордагы әдәби хәрәкәтне аңларга ярдәм итәләр.
Г.Ибраһимовның 135 еллыгына Г.Ибраһимов “Әсәрләр”енең 15 томлы академик басмасы дөнья күрү милли мәдәниятебез һәм әдәбиятыбызга битараф булмаган укучыларыбыз тарафыннан хуплап кабул ителер шәт.

Ирек НИГЪМӘТИ
«Татар-информ» фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар