Тинчурин театрында «Туган-тумача»
Бүген Тинчурин театрында драматург һәм режиссёр Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниевнең «Туган-тумача» пьесасын тәкъдим иттеләр.
Автор бу әсәрен 21 яшендә әбисе сөйләгәннәргә нигезләнеп язган булган. Әсәрдә автор реаль кешеләрнең язмышын сурәтләгән. Кичке уеннар, йолалар, көтелмәгән сынаулар, эчкечелек аркасында килеп чыккан җинаять, тол хатын җилкәсенә төшкән авырлыклар – 1950–1970 еллардагы авыл тормышын чагылдыручы әсәрдә бар да бар. Илгиз Зәйниев пьессаны режиссер буларак үзе үк сәхнәгә дә куючы да.
Спектакльдә театрның барлык артистлары да диярлек катнаша, ә төп рольләрдә Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары – Шәрифә – Резедә Сәлахова, Минсабир – Артем Пискунов.
Автор фотолары
Комментарийлар