Логотип Магариф уку
Цитата:

Төбәкара олимпиадада катнашучы укучының район олимпиадасында җиңгән булуы шартмы?

Сорау. Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадада катнашучы укучының район олимпиадасында җиңгән булуы шартмы, әллә олимпиаданың бу этабында призлы урын алган укучылар да катнаша аламы?

Сорау. Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадада катнашучы укучының район олимпиадасында җиңгән булуы шартмы, әллә олимпиаданың бу этабында призлы урын алган укучылар да катнаша аламы?
Әлфия Гыйләҗева, Бөгелмә
 
Җавап. Фән буенча олимпиадаларның республика этабында гомуми белем бирү мәктәпләренең IX — XI сыйныф укучыларыннан:
— агымдагы уку елында муниципаль (район) олимпиадасында җиңгән;
— узган уку елында республика олимпиадасында җиңгән, ләкин бүген дә мәгариф учреждениесендә белем алуын дәвам иттерүче укучылар катнаша ала.
(«Татарстан Республикасында туган тел (чуваш, удмурт, мари, мордва телләреннән) һәм әдәбияттан, милли мәктәпләрдә белем алучы балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан, рус мәктәпләрендә белем алучы татар балалары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан, рус мәктәбендәге рус телле укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан, туган (рус теле булмаган) телдә һәм көнчыгыш (гарәп, төрек) телләрендә белем бирүче мәктәпләрдә укучы балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан Республика фән олимпиадаларын үткәрү тәртибе турында Положение» нигезендә. (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 30 нчы октябрендә расланган 5706/12 нче номерлы Боерыгына 1 нче кушымта.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ