Логотип Магариф уку
Цитата:

Төркиядә Габдулла Тукайны искә алалар

22 апрельдә сәгать 14.00дә Төркиянең башкаласы Анкараның Хаҗи Бәйрәм Вәли университеты каршысындагы Евразия һәм Төрки дөнья тикшеренүләр үзәге тарафыннан оештырылган Тукайны искә алу кичәсе булачак

Чараның модераторы Анкара Хаҗи Бәйрәм Вәли университеты укытучысы профессор Зуһал Юксәл булачак. 

Тукайны искә алу бәйрәмендә татар шагыйре һәрьяклап аңлатылачак. Язучы, тәрҗемәче, филолог Роза Курбан  Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын; Ататөрек университеты укытучысы профессор Гөлхан Атнур "Тукай иҗатында халык-авыз иҗаты", Анкара Хаҗи Бәйрәм Вәли университеты укытучысы филология фәннәре докторы,  доцент Ышылай Ышыкташ Сава "Тукайның кырым татар әдәбиятына тәэсире", филология фәннәре кандидаты Мәрьям Башкурт Сабаз "Тукайнын тел үзенчәлекләре" дигән темаларда чыгыш ясаячак. 

Чыгышлардан соң университет студентлары Батухан Әмрә Аййолдыз, Өмәр Арыкоглу һәм Зуһал Картал Тукайның шигырьләрен татарча сөйләячәк.
 
Уткән елларда Тукайны бюсты янында искә ала идек, быел университетта уздыру карар кылынды, ди Тәркиядә яшәүче милләттәшебез Роза Корбан.

 

Фото Роза Корбан архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ