Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада беренче энергосыйныф ачылды

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Түбән Камада беренче энергосыйныфны ачу тантанасы 2 нче мәктәп базасында узган.Энергетика юнәлешендәге профильле сыйныфларны формалаштыру «...

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Түбән Камада беренче энергосыйныфны ачу тантанасы 2 нче мәктәп базасында узган.
Энергетика юнәлешендәге профильле сыйныфларны формалаштыру «Сетевая компания» АҖ филиалы инициативасы буенча Түбән Кама электр челтәрләре тарафыннан үткәрелә. Проектны гамәлгә ашыруда Евгений Королев исемендәге политехника көллияте, 2 нче мәктәп һәм Казан дәүләт энергетика университеты белән тыгыз хезмәттәшлек зур роль уйный.
Ачылу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов, «Сетевая компания» АҖ генераль директорының персонал буенча урынбасары Всеволод Семенюк, «Сетевая компания» АҖ филиалы директоры Алмаз Галимов, Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, Евгений Королев исемендәге политехника көллияте директоры Татьяна Куприянова, төзелеш, энергетика, мәгариф тармагы ветераннары катнашты.
Мондый сыйныфның максаты – укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, шулай ук укучыларны мотивацияләү һәм яшьләрнең энергетика тармагы белән кызыксындыру.
Профильле класс 8 класс базасында формалаштырыла һәм «мәктәп – көллият – югары уку йорты – предприятие» өзлексез белем бирү системасының бер өлеше булачак. Программа ике елга исәпләнгән. Балалар мастер-классларда, проект төркемнәрендә, тренингларда, бизнес-квестларда һәм физика, техник сызым, электр энергетикасы буенча дәресләрдә, профильле олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә, шулай ук «Сетевая компания» АҖнең энергия объектларында танышу экскурсияләрендә катнаша алачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ