Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада “Җиңү кайтавазы” бәйгесенең финалы

49 нчы балалар бакчасында “Җиңү кайтавазы” дип исемләнгән төбәкара бәйгенең финалы булып узды.

7 нче май көнне, Түбән Камадагы Рәзинә Госман кызы Хәйдәрова җитәкчелегендәге 49 нчы балалар бакчасында “Җиңү кайтавазы” дип исемләнгән төбәкара бәйгенең финалы булып узды. Илебезнең азатлыгы хакына үз көчләрен, гомерләрен кызганмаган Ватан сакчыларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, батырлар истәлегенә  багышланган үтә дә зур мәгънәле чара быел унынчы мәртәбә уздырылуы белән аеруча истәлекле булды, ди оештыручылар.

Берсеннән-берсе матур киенгән балалар да үзләрен зурларча тоттылар. Килгән кунакларга гына түгел, бер-берсенә дә ихтирамлы, ягымлы иделәр. Башкарган җырлары да, сөйләгән шигырьләре дә үзгә, Җиңү көненә дан җырладылар.

64 нче балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, язучы, “Җиңү кайтавазы” бәйгесенең жюри әгъзасы
Нурзия Мирхазова хәбәр итүенчә, бәйгегә Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Минзәлә шәһәрләре, Мөслим, Актаныш районнары балалар бакчаларында хезмәт куючы тәрбиячеләрдән 27 эш (проект, сценарийлар) кабул ителгән. Иң яхшы сценарий авторлары читтән торып бәяләнсә, проектларны якларга тәрбиячеләр үзләре килде, ди ул.  Милли җанлы, яшь ватанпәрвәрләр тәрбияләү өлкәсендә тәрбиячеләрнең әйтер сүзләре, уртаклашыр тәҗрибәләре шактый. Әби-бабаларыбызның батырлыкларын, бәхетле киләчәгебез, илебез тынычлыгы өчен кылган изге гамәлләрен өйрәнеп, сабыйларга патриотик тәрбия бирү эшендә куллану өчен әледән-әле тирән эчтәлекле проектлар, сценарийлар, авторлык эшкәртмәләре булдыралар. Мәртәбәле жюри әгъзалары: Гөлнара Рафис кызы Әхмәтова, Нурзия Рәшит кызы Мирхазова, Гүзәлия Исрафил Кызы Ягафарова, Гөлчәчәк Шәмсевәли кызы Фаттахиева һәр эшкә төгәл бәя бирделәр. 

Бакчада тәрбияләнүчеләрнең, килгән кунакларның, Аксакаллар шурасының җаваплы сәркәтибе Ганиев Мансур Корбангали улының чыгышы да, төпле киңәшләре бар кешене таң калдырды.

Чарада катнашучылар барысы да хәрби операциядәге ватанпәрвәр егетләр өчен коры душ ясау буенча осталыкларын арттырдылар. Бактың исә, әлеге бакчада тәрбияче булып эшләүче Рәзилә Шамсутдинова волонтер буларак, хәрбиләргә челтәр үрү, хатлар язу, көндәлек кирәк-яраклар җыеп аны махсус хәрби зонага җибәрү эшендә аеруча активлык күрсәтә икән. Әлбәттә, тамчыдан кул җыелган кебек, балалар бакчасы коллективы бу изге гамәлдә зур ярдәм итә. Смена тәмамлануга берсе дә өенә ашыкмый, киресенчә икенче каттагы челтәр үрү җайланмасы урнаштырылган бүлмәгә күтәреләләр. Без дә бәйге тәмамлануга ук комиссия әгъзалары белән шунда юл тоттык. Җиңү кайтавазы бәйгесе исеменең җисеменә туры килүен үз күзебез белән күрдек. Рәхмәтебез чиксез шундый олы җанлы кешеләр булуына. 
Сугыш кырында ятып калган якташларыбызны, вафат булган ата-бабаларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Педагоглар өчен шушындый мөһим эчтәлекле бәйге оештырулары һәм зур осталык белән алып барулары өчен балалар бакчасы мөдире Рәзинә Госман кызына, өлкән тәрбияче Айзирә Фәсхетдин кызына рәхмәтебезне белдереп, Җиңү бәйрәменә багышланган үтә дә мөһим эчтәлекле бәйгене киләчәктә республика күләмендә уздырырга кирәк, дигән фикер белән таралыштык.

Ә бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә:

“Тарих йомгагын сүтеп...” (Минем педагогик проектым) номинациясендә:

I урын – Романова Алла Валентиновна ДОУ “Әкият”, Түбән Кама районы Кызыл чишмә бистәсе, “Помним! Чтим! Гордимся!”;
Камалетдинова Айсылу Инсафовна, ДОУ 87, Түбән Кама шәһәре, «Книжки – малышки”.

II урын – Бадертдинова Резеда Раисовна, ДОУ №49, Түбән Кама шәһәре , “Без тынычлык яклы” ;
Ибатуллина Ильгиза Рафгатовна , ДОУ №64, Түбән Кама шәһәре, “Бөек Җиңү көне безнең хәтердә!”.

III урын –Гильмутдинова Назира Наиловна, Минниханова Румия Гайнелхаковна, Түбән Кама районы Югары Чаллы авылы, “Җиңү килде, җирне нурга күмеп” ; 
Ахметзянова Фарида Фаизовна,  ДОУ №50 , Түбән Кама шәһәре , “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый”.

“Бөек Җиңүне каршылап” (Иң яхшы чаралар сценариясе) номинациясендә:
 
I урын - Хантимерова Алсу Фасхетдиновна, ДОУ 36, Әлмәт шәһәре, “Җиңү көне җиңел бирелмәде”;
Зорькина Олеся Сергеевна, Хусаенова Альбина Рафисовна, Нуриева Алсу Каусаровна, ДОУ31, Түбән Кама шәһәре,  “Сиреневый сад памяти”.

II  урын – Гарипова Зульфия Раисовна, ДОУ 15 , Азнакай шәһәре, 
“Этот День Победы”; 
Набиуллина Роза Раифовна, ДОУ 1, Түбән Кама шәһәре, “День Победы – великий день!”; 
Хусаенова Алсу Хакимяновна, ДОУ 74, Түбән Кама шәһәре,  “Бөек Җиңүне каршылап”.

III урын – Галиуллина Разиля Ринатовна, Насретдинова Зульфия Минзагитовна, ДОУ 49, Түбән Кама шәһәре,  “Бөек Җиңүне каршылап”;
Гарифуллина Миляуша Магдануровна, Заростова Елена Михайловна,  ДОУ 80, Түбән Кама шәһәре,  “День снятия блокады Ленинграда”;
Исакаева Рамзиля Фаиловна, ДОУ 5, Минзәлә шәһәре   “День Победы. Солдаты. Слава вам навеки...”.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ