Логотип Магариф уку
Цитата:

Тубылда балаларны лидерлык сыйфатына өйрәтәләр

Тубыл яшүсмерләре бу көннәрдә үз милләтенең лидеры булырга өйрәнә.

Июнь башында «Лидерның милли мәктәбе» мәдәни-агарту проекты башланган иде. Ул 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге проект Тубыл шәһәре хакимиятенең физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте департаменты, Тубыл педагогия институты, Төмән дәүләт университеты һәм «Идел» яшьләр үзәге ярдәме белән тормышка ашырыла.

Биш көн дәвамында катнашучылар өчен татар халкының проект эшчәнлеге, тарихы һәм мәдәнияте буенча дәресләр узачак. Проектның экспертлары һәм спикерлары сыйфатында ТРның «Идел» яшьләр үзәге вәкилләре, Тубыл шәһәре эшкуарлары, Тубыл шәһәренең җирле мәдәният һәм социаль проектлау вәкилләре чыгыш ясаячак. Мәктәп программасы кысаларында яшүсмерләрдә  лидерлык сыйфатларын үстерүгә зур игътибар биреләчәк. 

Биредә яшьләрне эшлекле сөйләшү серләренә өйрәтәчәкләр. Замана таләбе: фикерне әңгәмәдәшкә төгәл итеп җиткерә белү осталыгы уңышка илтүче сыйфат булып тора. Спикерлар лекцияләр, мастер-класслар балаларны бәхәсләрнең төп кагыйдәләре белән дә таныштырачак. Дәресләр «Шәҗәрә: татар гаиләләрендә нәсел хәтерен саклау традициясе», «Татар халкының мифологиясе», «Татар теле һәм аның диалектлары», «Татар теленең сөйләм кагыйдәләре (этикет)» темаларны да колачлый. Моннан тыш, яшүсмерләр, вокал, милли ризыклар пешерү, бию буенча мастер-класслар да үтә.

«Тубылда мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышырга омтылган актив балалар, яшүсмерләр күп. Без аларга лидерлык сыйфатларын үстерергә һәм милли үзаң дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәсебез килә. Шушы максаттан яшьләр советы командасы белән шундый проект үткәрергә булдык», – дип билгеләп үтте Тубыл шәһәренең милли-мәдәни автономияләр һәм диаспоралар яшьләр советы рәисе Ариана Гайнуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ