Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган якны өйрәнүчеләр арасында конкурс

Татарның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан аның исемендәге туган якны өйрәнү эшләре I республика конкурсы игълан ителгән иде. Конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында республика конкурсының барышы турында журналистларга Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин,  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире – «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары  Ринат Билалов һәм галим  Диләрә Хәйретдинова сөйләде. 

– Бу бәйгенең идеясе, безнең министрныкы. Чөнки бу тема безнең өчен, безнең халык өчен бик мөһим, дип саныйбыз. Инициативаны «Татмедиа», Тарих институты һәм шул өлкәдәге белгечләр күтәрде. Әлеге проект кешеләрдә, яшь буында зур кызыксыру уятачак. Бу конкурсның киләчәгенә ышанабыз, – диде Дамир Натфуллин.

 

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы тарихы турында тарихи хәтерне саклап калу, туган як тарихын өйрәнү мәгънәсен бербөтен аңлау формалаштыру, үсеп килүче буынның укыту-танып белү һәм тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру, шәхси гаилә, коллектив архивлардан мәгълүмат җыю, халык арасында тарихи белемнең әһәмиятен популярлаштыру.

 

Татарстан Мәдәният министрлыгы Каюм Насыйри исемендәге I Республика туган якны өйрәнү эшләре конкурсына бүгенге көндә унбишләп хезмәт кабул иткән. Җәмгысы конкурска 200 эш килер дип  көтелә. Конкурс шартлары буенча, проектта 16 яше тулган һәркем катнаша ала.

Дамир Натфуллин белдергәнчә, туган як тарихын популярлаштыру, гражданлык һәм ватанпәрвәрлекне үстерү, шәхси, гаилә, коллектив архивлардан мәгълүмат җыю, халык арасында тарихи белемнәрне актуальләштерү максатларында уздырыла. 

Шулай ук бәйгегә шәхси тәртиптә дә, коллективларга берләшкән физик затлардан да башкарылган эшләр, гаилә эшләре түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

– «Туган авыл, шәһәр бистәләре һәм бистәләр тарихы»;

 

– «Локаль мифлар һәм риваятьләр, көч урыннары (табигать һәйкәлләре, истәлекле һәм изге урыннар һ.б.)»; 

 

– «Үткән заман артефактлары» (музей коллекцияләре һәм аерым экспонатлар, тарихи ядкярләр тарихын тасвирлау), «Краеведлы маршрутлар һәм юлчылар».

Беренче урынга 80, икенче урынга 40 һәм өченче урынга 20 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр каралган. 

Мәртәбәле жюри конкурста катнашучыларның эшләрен читтән торып тикшерәчәк. Конкурска эшләр  (мәсәлән, DVD диск) 2024 елның 1 октябренә кадәр piar.minkultrt@mail.ru электрон почтасы аша яисә электрон рәвештә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420060, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Минем тарих – минем Татарстан!» конкурсына тамга белән 114 нче кабинет, документлар пакеты белән.

2025 елда К.Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан Татарстанда масштаблы башка чаралар оештыру да планлаштырыла. Ә конкурска килгән иң яхшы эшләрне туплап җыентык әзерләү идеясе дә юк түгелен билгеләп узды брифингта катнашкан спикерлар.

 

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ