«Туган тел – безне бер гаилә итә торган рухи байлык»
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате.
"Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Туган тел көне уңаеннан тәбрик итәм!
Татар халкының бөек улы – милли шигъриятебез кояшы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бу бәйрәм Татарстанда һәм милләттәшләребез яшәгән барлык җирләрдә гаять тантаналы итеп, зур күтәренкелек, ата-бабаларыбызның борынгы мәдәниятенә һәм данлыклы традицияләренә ихлас хөрмәт белән билгеләп үтелә.
«Әткәм-әнкәмнең теле» – туган тел – һәр күзәнәккә ана сөте белән сеңгән, безне берләштерә, бер гаилә, бер халык итә торган рухи байлык. Төрле инеш-чишмәләр койган мул сулы елгадай туган тел дә, гасырдан-гасырга тамчылап җыелган зирәклек, акыл, иҗат дәрьясы һәм замана моңнарын бергә кушып, көчәя, киңәя бара, аның аша көннән-көн фикеребез ачыла, белемебез арта, яшәешебез мәгънә төсмерләренә байый. Мәшһүр Тукай туган телне үзенә иҗат канатлары куйган якты көчкә тиңли: «Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?! Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны; Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз: Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый».
Туган тел – милләтнең мәдәни коды, ул безгә яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә, киләчәк буыннарга бай рухи хәзинәләребезне бөртекләп тапшырырга мөмкинлек бирә. Аны саклау һәм үстерү һәрчак уртак бурычыбыз булды һәм шулай булачак та. Дәүләт органнары, иҗат берлекләре, дини оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр бүген шушы юнәлештә бергәләп тырышлык куя.
Туган тел бәйрәме күпмилләтле Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләренә һәм мәдәниятләренә ярдәм күрсәтү, аларны пропагандалау бурычларын уңышлы хәл итүгә тагын да ныграк этәргеч бирер дип ышанам. Игелекле, җаваплы бу хезмәтне башкаручыларның һәрберсенә, иң беренче нәүбәттә укытучыларга, фән, мәдәният, сәнгать әһелләренә, җәмәгатьчелек вәкилләренә һәм җиң сызганып эшкә керешкән һәрбер гамьле кешегә чын йөрәктән ихтирамымны, рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә тынычлык, иминлек һәм бәхет телим!"
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Әдәби укудан тестлар
Рус телендә белем бирү мәктәбенең татар балалары өчен. III сыйныф.
Әдәби уку – башлангыч сыйныфларда төп предметларның берсе. Бу дәресләрдә балада дөрес һәм йөгерек уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдырыла, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә. Укучы халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләрнең чәчмә һәм шигьри әсәрләре белән таныша.
Уку елы ахырында һәр предмет буенча ел дәвамында алган белем һәм күнекмәләр тикшерелә. Шул максаттан III сыйныф укучылары өчен тестлар тәкъдим ителә.
Материал.
1. Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 1 кисәк. – Казан: “Мәгариф–Вакыт” нәшрияты, 2013. (Рус телендә белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, татар балалары өчен)
2. Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мәгариф–Вакыт” нәшрияты, 2013. (Рус телендә белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, татар балалары өчен)
1 нче вариант.
1. Өзекне укы, әсәрнең исемен билгелә:
-–Әйе, – диде кояш, – беләм,
Мин әйтәм,
Тыңлап кара:
Иң матур җир – Туган җир ул,
Онытма моны бала!
а) “Иң матур җир”
ә) “Идел суы”
б) “Алтын безнең җир”
2. “Комсыз эт” мәсәлендә этнең авызыннан суга нәрсә төшеп китә?
а) ипи
ә) сөяк
б) ит
3. Шигырьдән өзекне укы һәм авторын билгелә:
– Ник газаплыйсың болай син,
мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
а) Роберт Миңнуллин
ә) Габдулла Тукай
б) Шәүкәт Галиев
4. Роберт Миңнуллин –
а) балалар шагыйре
ә) җырчы
б) биюче
5. Хикәянең тулы исемен билгелә: “Яңа …”
а) чиләк
ә) көрәк
б) урындык
6. “Даниянең тополе” әсәре –
а) әкият
ә) шигырь
б) хикәя
7. Мәкальнең дәвамын табыгыз.
Калган эшкә ...
а) җил исә
ә) су ага
б) кар ява
8. Җәй башында кайсы бәйрәм була?
а) Сабан туе
ә) Әниләр бәйрәме
б) Ватанны саклаучылар бәйрәме
2 нче вариант.
1. Өзекне укы, әсәрнең исемен билгелә:
Дуслар, һәммәгез дә хаклы
Идел-сусыз бик моңсу.
Алтын-көмешләрдән артык
Идел суы, Идел-су.
а) “Иң матур җир”
ә) “Идел суы”
б) “Алтын безнең җир”
2. “Песнәк белән Әнисә” хикәясендә Әнисә песнәккә нәрсә бирә?
а) ипи валчыгы
ә) бодай
б) туңмай
3. Шигырьдән өзекне укы һәм авторын билгелә:
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым,
Шунда ауныйсым килә.
а) Роберт Миңнуллин
ә) Габдулла Тукай
б) Шәүкәт Галиев
4. Резеда Вәлиева –
а) җырчы
ә) шагыйрә
б) композитор
5. Хикәянең тулы исемен билгелә:“Көтелмәгән …”
а) шатлык
ә) сорау
б) кеше
6. “Туган көндә” әсәре –
а) шигырь
ә) хикәя
б) әкият
7. Мәкальнең дәвамын табыгыз.
Тырышкан табар, ...
а) кайнар ашка пешәр
ә) тапса аны югалтмас
б) ташка кадак кагар
8. Март аенда кайсы бәйрәм була?
а) Әниләр бәйрәме
ә) Ватанны саклаучылар бәйрәме
б) Сабан туе.
Мәрьямия ГАЛЛӘМОВА,
Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар