Логотип Магариф уку
Цитата:

«Туган телдә мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы иң яхшы педагог»

Татарстанда узган «Туган телдә мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы иң яхшы педагог» конкурсында әгерҗелеләр лидерлык күрсәтте. Әгерҗе районыннан өч тәрбияче  призерлы урыннарга лаек бул...

Татарстанда узган «Туган телдә мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы иң яхшы педагог» конкурсында әгерҗелеләр лидерлык күрсәтте. Әгерҗе районыннан өч тәрбияче  призерлы урыннарга лаек булган.
Муниципалитетның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иң зур бүләккә 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе, удмурт теле укытучысы Светлана Петрова ия булган. Бима урта мәктәбе тәрбиячесе Эльза Пажбековага беренче урын бирелгән. Ә Күләгәш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Михайлова өченче урынга ирешкән.
Светлана Петрованың удмурт телен өйрәнү буенча методик ярдәмлеге, мәкаләләренең  халыкара журналда даими басылып килүе дә конкурска әзерлеге, тәҗрибәсе зур булуын да күрсәтә. Конкурска тәкъдим иткән «Осталар шәһәре» мастер-классында  ул балаларны монисто һәм җитен тукымадан тегелгән сумкада һәм агач подноста бизәкләр ясарга өйрәткән.  Моннан тыш, дәресләр вакытында тәрбияченең ул удмурт музыкасы  астында катнашучылар белән халык уеннарын уткәрүе дә жюри әгъзаларында  зур тәэсир калдырган. Эльза Пажбекова конкурста мари мәдәнияте белән таныштырган.
Призерларның берсе Людмила Михайлова мастер-классы балаларга аеруча кызык тоелган. Чөнки ул туку станогында мари билбавын тукырга өйрәткән. Катнашучыларның белемен, матур сөйләвен көтелмәгән сораулар ярдәмендә сынап караганнар.
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ