Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай образы циркта!

Казанда беренче милли театраль-цирклы спектакль тәкъдим ителәчәк. «Печән базарында» тамашасы Габдулла Тукайның әкиятләре һәм шигырьләре нигезендә эшләнелә.

Казан журналистларын әлеге тарихи вакыйгага тиң проектның авторлары белән очрашуга һәм шоуның репетициясенә чакырдылар. Театраль-цирклы спектакльне Казан циркында 26 апрельдән башлап 5 майга кадәр тамаша кылырга мөмкин булачак.

Үзенчәлекле милли шоуда тамашачысы Тукай, Зәйтүнә образларын, шулай ук шагыйрь әсәрләрендәге безгә яхшы таныш персонажларны күрә алачак. Шунысын да искәртеп узарга кирәк:  цирк-спектакльнең сюжеты Г. Тукайның «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» поэмасына корылган.

Проектның режиссеры – Илгиз Зәйниев. Илгиз, киң талантлы иҗатчы буларак, һәр яңа юнәлешләргә бик теләп алына. “Биредә Тукайның төше һәм куркулары чагылыш таба. Монда тарихи фактлар эзләргә кирәкми.  Ул үзе уйлап чыгарган геройлары белән очраша. Шагыйрьнең сөйгән яры Зәйтүнә образы да үзенчәлекле итеп тәкъдим ителә. 2 мең кешегә татар телендә милли программаның май ае бәйрәмнәрендә күрсәтелүе дә җаваплы һәм күңелле күренеш”, -– диде Илгиз Зәйниев.  

Цирк спектакльдә Тукай образына ике состав булачак: Камал театры актеры Артур Шәйдуллин һәм биюче Нурбәк Батулла. Зәйтүнәне җырчы Эльмира Кәлимуллина  башкара.

«Цирктта тамашачы эмоциональ Тукайны күрәчәк. “Легендар шәхес образын тудыру зур җаваплылык, – ди Артур Шәйдуллин. – Үзем биергә яратучы актер буларак, Тукайның уй-кичерешләрен, максат-хыялларын  пластика аша бирергә тырышачакбыз”. 

Спектакль цирк номерлары белән үрелеп бара. Монда Казан, Минск һәм Мәскәү циркы артистлары чыгышлары булачак. Шулай ук тутый кош һәм эт, ат ише хайваннарны да күрергә мөмкин булачак. 

Мәгълүм булганча, мәдәният министры Ирада Әюпова Казан циркын һәм  цирк мәктәбен милли программа белән тәкъдим итү бурычын куйган иде. Тәүге спектакльне Казан циркында миллилекне кабаттан кайтару итеп кабул итәргә кирәктер. Тамашачылар арасында Фәйзи Йосыпов чыгышларын искә алучылар да булмый калмас әле... 

Башкалабызда 10 көн дәвамында узачак милли шоу татар телендә барачак, проект авторлары белдергәнчә, рус теленә синхрон тәрҗемә ясалачак. Тамашага гаилә белән килү хуплана.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ