Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайга кайту

Бөек Тукаебызның туган көне якынлашкан  саен, башкалабыз мәктәпләренең концерт залларында яңгыраган милли җырлар йөрәкләргә тагын да моңлырак булып  кагыла сыман. Кайсы гына белем йортына ке...

Бөек Тукаебызның туган көне якынлашкан  саен, башкалабыз мәктәпләренең концерт залларында яңгыраган милли җырлар йөрәкләргә тагын да моңлырак булып  кагыла сыман. Кайсы гына белем йортына керсәм дә,  балаларның  тугры Тукайга багышлап оештырган чараларына туры киләм. Кичә Яңа Савин районының 85 нче мәктәбенә кергән идем. Тирләп-пешеп Нәүрүз бәйрәменә әзерләнеп яткан 9 сыйныф укучыларына тап булдым.  Балалар арасыннан сыйныф җитәкчеләре Илсинә Исмәгыйлеваны көчкә танып алдым. Укытучы үзе дә,  сабыйлар шикелле тиен, куян кебек урман җанварлары  киеменә киенеп, түгәрәккә баскан.
-Мәктәбебездәге һәр сыйныф 21 мартта узачак “Нәүрүз” бәйрәменә әзерләнә. Пандемия таралу сәбәпле, без быел да аны мәктәп белән бергә үткәрә алмыйбыз. Һәр сыйныф үзенчә, аерым бәйрәм итә. “Нәүрүз”не мәҗүси бәйрәм дип тормадык. Тукайның “Шүрәле” поэмасын бүлешеп ятладык. Бер дигән килеп чыккан! Тукай аны нәкъ менә безнең бәйрәмгә атап язган кебек. Бәйрәм барышында “Нәүрүз”гә кагылышлы такмаклар да әйтәбез, җырлар да башкарабыз. Әти-әниләр ботка пешерептәалып киләбез дип вәгъдә биргәннәр иде. Бәйрәм чәендә шул итле карабодай боткасы белән сыйланырбыз, дип торабыз.
Әле кичә генә  Татарстан телевидениесе дикторы Илдар Кыямов 6-7нче сыйныфларга туган тел дәресләре биреп китте. Үзе кызыклы хикәяләр, шигырьләр сөйләү өстенә, Илдар балаларны сөйләм культурасына,  җәмәгать урынында үзләрен ничек тоту кагыйдәләренә, зыялы татар булырга  өйрәтә. 
Иртәгә исә мәктәптә дивар газеталары көне үтә. Һәр сыйныф үзе турында язылган мәкаләләрдән торган газета чыгарырга тиеш. Әлеге бәйгедә җиңү өчен дивар газеталары аерым үзенчәлеккә дә ия булырга тиеш. Газета кызыклы язмалар белән генә түгел, эчтәлегенә туры килгән матур рәсемнәр бнлән дә бизәлергә тиеш!
Менә шундый бәйге-сынаулардан  торган баскычлар аша уза-уза, һәркайсыбыз - олысы да, кечесе дә, халкыбызның бөек улы - Тукаебыз туган 26 апрельгә якыная бара.
                            Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ