Логотип Магариф уку
Цитата:

Тверьлеләр Казан паркына кызыкты

«Казан урамнарында йөргәндә  үк үземне Россиянең тарихи паркында итеп тойдым», – дип башлап җибәргән иде сүзен Тверь өлкәсеннән килгән бизнесмен Михаил Телушкин.  Балаларны һәм яшьләрне&nbsp...

«Казан урамнарында йөргәндә  үк үземне Россиянең тарихи паркында итеп тойдым», – дип башлап җибәргән иде сүзен Тверь өлкәсеннән килгән бизнесмен Михаил Телушкин.  Балаларны һәм яшьләрне  мәдәни-әхлакый тәрбияләү буенча комерциясез җирлектә корылган  автономияле  оешманың генераль директоры буларак, аның нотыгыннан үзе  яшәгән өлкәсенең тарихын да, үсмерләр дөньясын да  яхшы белүе аермачык сизелеп тора иде.
Тверь  каласында сафка басачак  «Россия – Минем тарих»  мультимедиа паркы биләмәсендә хәзерге вакытта кызу рәвештә төзелеш бара. Элекке троллейбуслар паркы урынында  иске биналарны сүткәндә  төзүчеләр Бөек Ватан Ватан сугышы чорында  бомбага тотудан качу өчен кулланылган җир асты  корылмасына юлыкканнар. Һәм, ни гаҗәп, ул ташландык хәлдә булмаган. Хәзерге заман яшьләре аны үзләренең культуралы  ял итү урыны итеп файдаланган.

«Яшьләребез әнә шундый сугыш чоры корылмаларыннан файдаланган бер заманда, Казанны куып җитәргә безгә бик ерак әле, - диде  Телушкин әфәнде үзенең башкалабыздан якты көнләвен яшермичә. – Казан хәзерге заман Европа шәһәре булып әверелгән. – Сездә ял итү парклары да, спорт белән шөгыльләнер урыннар да, музейлар да җитәрлек, урамнарыгыз искиткеч заманча якты, матур. Сездә теләсә-нинди дәрәҗәдәге  спорт уеннарын бернинди яңа  биналар кормыйча да уздырырга мөмкин икән, исең китәр булып үскән бу Казан!»
Михаил Телушкинның гәҗәпләнүе Тверь турында документаль фильмны карагач  кына аңлашылды. Баксаң, бу шәһәр тоташ чиркәүләрдән генә тора икән. Әлбәттә, тарихи күзлектән карасаң, чиркәүләр дә тарих. Әмма үзенең шанлы   70 – 80 еллык   чорында бер дә дөньяви мәдәният сарайлары  төземәде микәнни соң бу сәвит? 
Мәгариф, агарту, тарихи-патриотик һәм мәдәни проектны торомышка ашыру - РФ Президенты Владимир  Путин инициативасы. Хәзерге вакытта мондый илне ямьләндерү эшләре Россиянең 23 шәһәрендә тормышка ашырылган инде. Ә Үзәк федераль округта ул бары тик Мәскәүдә генә башкарылган. Тверь каласының шушы округка керүен күз алдында тотсак, Телушкин әфәнденең гаҗәпләнүен бик тә аңларга мөмкин.
«Россия – Минем тарих» паркы – яңа технологияләр ярдәмендә илнең борынгы заманнардан алып бүгенгәчәге  бөтен тарихы күз алдына китереп бастырылган заманча мультимедиа  комплексы ул.  Югары Идел буе турында кызыклы, тиңсез контент төзүгә  Тверь өлкәсенең барлык танылган тарихчылары,  төбәкне өйрәнүчеләре, тикшеренүчеләре җәлеп ителгән. Киләчәктә биредә яшьләр өчен ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен ачык мәйданчыклар, яшьләргә  социаль әһәмиятле һәм мәдәни чаралар үткәрергә күпфункцияле заллар да сафка бастырылачак.
                                                                                  Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ