Горур исем бар!
Мәктәп – могҗизалы ил, бу илдә бер көн икенчесенә охшамаган, һәр мизгел – ул нинди дә булса яңалык эзләү, монда ямансуларга, әрләшергә, көнне бушка әрәм итәргә вакыт юк, бу илдә һәр укучы – киләчәк төзүче, шулай булгач, бу илдә яшәүчеләр – киләчәк өчен җаваплы.
Мин гап-гади авыл укытучысы,
Байлыгым юк, юк шул даным да.
Балаларга белем өләшәм мин,
Рәхәт табам шуннан җаныма.
Бу илдә һәрвакыт ашыгырга кирәк, сине чолгап алган кешеләрне шаккатырыр өчен ашыгырга, әйләнә-тирәдәгеләргә үзеңнең энергияңне, белемеңне, күнекмәләреңне бүләк итәр өчен, һәр яңалыкны белер өчен, соңга калмас өчен ашыгырга кирәк. Шуңа күрә дә бу илдә бары тик иң ныклар, иң сабырлар, иң батырлар, иң эчкерсезләр, иң җаваплылар, иң ярдәмчелләр, иң кызыклылар һәм иң шаккатыргычлар яшәп кала. Аларны – укытучылар, диләр.
Мин – шуларның берсе. Мин – укытучы. Гап-гади авылның, гап-гади гаиләсеннән, гап-гади укытучы һәм мин ашыгам. Мин телим. Мин комсызланып яңалыкларны, кичерешләрне, үзгәрешләрне белергә телим. Дөньяга ачык күзләрем белән карарга телим. Әйләнә-тирәдәге әдәпсезлеккә, оятсызлыкка, ялганга бөтен барлыгым белән каршы торырга телим. Үз-үзем белән, дусларым, якыннарым, бөтенләй белмәгәннәр белән ачык күңелле булырга телим. Чит кешенең кайгысына сизгер булырга телим. Боларның барысы өчен дә мин күктән үземә сәламәтлек, сабырлык, батырлык һәм ныклык сорыйм. Мин сайлаган юлдан барыр өчен алар күп, бик күп кирәк.
Укытучы һөнәрен мәңгелек һөнәр дип атыйлар. Кеше дөньяда яши башлаганнан бирле һәрвакыт укыту, өйрәтү, үз тәҗрибәсен үзләштерү ихтыяҗы кичергән. Яшьләрнең остазы, кагыйдә буларак, белемлерәк һәм хөрмәтлерәк кешеләр булалар. Башкарган эшенең әһәмиятлелеге, абруйлылыгы – бу һөнәргә ихтирамлы мөнәсәбәт тудырган. Әмма шул ук вакытта укытучыларда үзгәрми кала торган сыйфатлар бар. Ул – балаларны үз балаларың кебек өзелеп ярату, һөнәреңне сөю, тәрбия бирә алу сыйфатлары. Замана белән бергә тәрбия бирү алымнары да алышына тора, әмма җәмгыять барыбер, иң беренче чиратта, тәрбияле, итагатьле, гадел, сөйкемле кешеләргә мохтаҗ.
Рухи кыйммәтләр алмашынып, бөтен яшәү рәвеше базар мөнәсәбәтләренә корылган бу четерекле заманда үз кыйбласын үзгәртмичә, сайлаган һөнәренә тугрылыклы калып, уку-укыту, белем һәм тәрбия мәсьәләләре белән нәтиҗәле шөгыльләнүчене – яңа заман укытучысы дияр идем мин. Заман укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Укытучының иҗадилыгы ул үз эшен яратып башкарганда гына тормышка аша ала. Иҗат турыдан-туры укытучының балаларга мөнәсәбәтенең чагылышына, ягъни энергетикасына бәйле. Бала җанына тәэсир итү өчен, аны аңлый белү, аның энергетикасын тоемлау, теге яки бу ситуациядә үз-үзен тотышының нинди булуын алдан сиземләп тору таләп ителә. Бу сыйфат, ни кызганыч, һәр укытучыга да бирелмәгән. Үз һөнәрең өчен янып-көеп яшәү – һөнәр дөрес сайланганлыкның мөһим күрсәткече.
Чатыр тавының итәгеннән җиләк җыеп, чишмәсе суын эчеп үскәнгәме – фәннең дә җир турындагысын – географияне сайладым мин. Мәктәп программасын үзләштерү процессына укучылар белем, тәрбия, фикерли белү буенча һәрвакыт төрле дәрәҗәдә киләләр һәм киләчәкләр дә. Шуңа күрә минем төп максатым – һәр укучының шәхсилеген күрә алу һәм аны саклау, укучыга үзенең көченә ышаныч уяту, мөмкин кадәр аның зуррак үсешенә ирешү.
Яңа заман авыл укытучысы ул – укучылар белән һәрвакыт бәйләнештә, элемтәдә булырга, хезмәтен теләп, яратып башкарырга, уңай энергия ала һәм бирә белергә, тормышка ышаныч белән карарга тиеш.
Минем гыйлемлелек көчем балаларга белем алуда бәхет китерсен иде дигән теләк мине һәрвакыт озатып бара.
Гөлназ Миннегәрәй кызы Шәмсиева, Азнакай районы Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы
Комментарийлар
0
0
Автор бу язмасында хәзерге авыл укытучысының ролен тулысынча ачып бирә алган дип уйлыйм. Алга таба уңышлар юлдаш булсын Сезгә ! Автор: Гульсина
0
0
0
0
"Мин комсызланып яңалыкларны, кичерешләрне, үзгәрешләрне белергә телим. Дөньяга ачык күзләрем белән карарга телим." дигән юллары нәкъ Гөлназ холкына туры килә һәм миңа ошый. Афәрин, Гөлназ! Автор: Самарканова
0
0
0
0
Нәкъ Гөлназ холкына туры килә һәм миңа ошый. Афәрин, Гөлназ! Автор: Самарканова Фәйрүзә
0
0