Логотип Магариф уку
Цитата:

Ульянда татар утарын яндыруда кемнең кулы уйнаган?

Ульян өлкәсенең Идел Аръягы районындагы Ленин Комсомолы проспектында татар утарында янгын чыгу күпләрне шаккатырды.  Татар милли-мәдәни мохтариятенең район Советы рәисе Рафаэль Нәҗметдинов сүзләр...

Ульян өлкәсенең Идел Аръягы районындагы Ленин Комсомолы проспектында татар утарында янгын чыгу күпләрне шаккатырды.  Татар милли-мәдәни мохтариятенең район Советы рәисе Рафаэль Нәҗметдинов сүзләренә караганда, төп фараз – ут төртү, чөнки бу бинага ут та, су да кертелмәгән. Утар халык акчасына төзелгән. Ул кунакларны кабул итү урыны, шулай ук ашханә буларак кулланылырга тиеш булган. Эшне бары тик ике ишек һәм дүрт тәрәзә куеп кына тәвәккәллисе  калган. Бинаның  ачылышы сентябрь аена планлаштырылган. Кызганыч, халыктан җыелган  барлык акчалар да янып беткән. 
Автономия башлыгы фаразлавы буенча, бу хәлдә җирле вандаллар гаепле.  Ул, ата-аналар  балаларын яхшырак тәрбияләсеннәр, вакытларын кайда, ничек  үткәргәннәренә ешрак игътибар бирсеннәр иде, дигән фикерен җиткерде.
Рафаэль Нәҗметдинов  әйтүенчә, Ульяновск мэры Дмитрий Вавилин аның белән тиз арада элемтәгә кергән  һәм  татар утарын торгызуда ярдәм итәчәген вәгъдә иткән. Шулай ук ул бу фаҗигадә ярдәм күрсәткән, битараф калмаган Татар конгрессына, хакимияткә, киң җәмәгатьчелеккә рәхмәт сүзләрен һәм уртак көч белән бинаның озакка сузылмый гына торгызылачагына ышаныч белдерде.

Таңсылу Габидуллина



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ