Логотип Магариф уку
Цитата:

Ун ел хәсрәт эчендә

Сабыебыз өйдә берәр шуклык эшләп куйса, гадәттә, башыбызны чайкап: «Бәла аяк астында», – дип, ирексездән көрсенеп куябыз. Бәла белән бала   арасы ерак тормый шул кайчакларда. Яңа гына ...

Сабыебыз өйдә берәр шуклык эшләп куйса, гадәттә, башыбызны чайкап: «Бәла аяк астында», – дип, ирексездән көрсенеп куябыз. Бәла белән бала   арасы ерак тормый шул кайчакларда. Яңа гына  әпен-төпен йөри башлаган бала   әнисенең чәч кадагычын  тотып  электр розеткасына  таба килүен күрсәң, йөрәгең «жу» итеп урыннан кубуын сизми дә каласың. Ябык розетка  булса,  хәвеф уты эчегезне алай тиз ялмап алмас   иде. Тик моңа кулыгыз җитмәгән бит. Менә шул кул җитмәүләр харап итә безне!
Кызганыч, кайчакта  кайдадыр,  кемнеңдер сабые белән килеп чыккан хәвефле   хәлләр  һич кенә дә безгә кагылмас кебек.  2020 елның 22 июнендә Саба районының Тимершык  авылындагы  5 яшьлек Әмирнең чыгып китүен дә өйдәгеләр абайламый кала. Туп шикелле бәләкәй малай велосипедка утырыр да,  курыкмыйча  зур су янына  коенырга китәр дип, Гарифуллиннарның берсе  дә башына китерми. Әгәр дә  Әмир Мишә елгасында  батып ятканда, су  буеннан  15 яшьлек Фәвис Гыйлаҗиев үтеп бармаса,   Гарифуллиннар гаиләсе  ул җәйдә гомергә җуелмас  кайгы кичергән булыр иде...
 Ни аяныч, 2012 елның 5 маенда Чаллыда яшәүче Наталья белән Айдар Садыйковлар гаиләсе ишеген дә менә шундый кайгы килеп шакый. Әмма  аларның уллары Данил бу фаҗигадә  үлем хәсрәтен үзенең шуклыгы белән  эзләп тапкан тиктормас малай  буларак түгел, ә бәлки шул бәхетсезлеккә юлыккан сабыйны коткаручы буларак катнаша һәм, аны үлемнән йолып калып, үзе  һәлак була. Йөрәкне иң-иң әрнеткәне –  үлемгә китергән «бәла» әлеге дә баягы өлкәннәр гаебе белән килеп чыга. Ул бу юлы туры мәгънәсендә аяк астына яшерелгән була: фонтан суы төбендә яткан электр кабеле контактлары, двигательгә дөрес ялганмыйча, суга ток  биреп ята.
Хәзер нәкъ шушы вакыйга – җылы  кояшлы май аенда  кошлар сайравы белән  балалар шавына  күмелеп утырган бакчада 12 яшьлек Данил Садыйковның кылган үлемсез батырлыгы  һәм  аяк астына «бәла»  яшерүчеләр турында  сөйләрбез.

Ун ел хәсрәт эчендә
Ул вакыйгага  быел май аенда нәкъ 10 ел тулган.  2012 елның 5 маенда Данил 13 нче яше белән барган егет була (1999 елның 12 декабрендә туган). Аларның гаиләсе Чаллы янындагы Сидоровка бистәсендә бер бүлмәле фатирда яши.  Данил 9 нчы гомуми белем бирүче урта мәктәпнең 5 нче сыйныфында белем ала, 7 нче сыйныфта укучы апасы Диана аннан 2 яшькә генә олырак. Әти-әниләре Айдар белән Наталья нефть химиясе заводында хезмәт куя.  Айдар, үзе 1995 елда Грозный янында барган хәрби бәрелешләрдә катнашып, батырлыгы өчен  медальләр белән бүләкләнгән. Данилны укытучылары, сыйныфташлары һәм дуслары  әтисе Айдар кебек үк гап-гади, шул ук вакытта гадел һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган  ир заты буларак искә ала.  
2012 елның 5 маенда  Данил   Чаллыда яшәүче бабасы белән әбисе – Зоя Варламовна һәм Михаил Александрович Шишкиннарга кунакка килә.  Сыйланып алганнан соң, кунак егете әбисе белән бабасы бүләк иткән велосипед белән Энтузиастлар бульварында йөрергә чыгып китә. Эссе көндә балалар, гадәттә, фонтан янына җыела. Менә фонтанның ике ягына басып, бер-берсенә  пластик шешәләр ыргытып уйнаган бер төркемнең  уенчыгы фонтан эчендәге су насосын каплаган тимер  рәшәткә өстенә төшә.  9 яшьлек Андрей Чурбанов уенчык шешәне алырга дип   суга керә һәм, көтмәгәндә, йөзтүбән каплана.  Аның  бөтен тәне калтырый, малай, газаптан котылырга теләгәндәй, алга шуыша, аяклары белән тибенә. Дуслары аны баштарак шаяра дип уйлый. Тиздән фонтан янына халык җыела, чарасызлыктан ыгы-зыгы башлана. 
Велосипедта йөргән  Данил да, кычкырган тавышлар ишетеп, рулен фонтан ягына бора. Килеп җитүгә үк, эшнең нәрсәдә икәнлеген белеп алган егет фонтанга сикерә һәм Андрейны фонтан бортына сөйрәп чыгара. Әмма көчле ток Данилны үзеннән ычкындырмый. Тиз арада килеп җиткән  пост-патруль хезмәте полициясе малайларны асфальтка күтәреп сала салуын. Тик «ашыгыч ярдәм» табиблары ничек кенә ярдәм итәргә тырышмасын, Данил, аңына килмичә, җан бирә. Андрей, берничә ай хастаханәдә дәваланып  ятканнан соң, мәктәптә укуын дәвам итә.

Тыныч вакытта – батырлык
Апасы Диананың  дусты Яна Лобина бу вакыйганы болай дип исенә төшерә:
–Мин янәшәдәге эскәмиядә утыра идем.  Фонтанга беренче кергән егет суга йөзтүбән егылды.  Велосипед белән килеп туктаган  Данил, өлкәннәр аптырап торган арада, теге малай артыннан суга ташланды.  Аны да су калтырата башлады, әмма ул малайны фонтан бортына сөйрәп алырга өлгерде, тик  үзе суда калды. 
Данилның сыйныф җитәкчесе Марат Хөснетдиновка үз укучысы турында сөйләве  авыр булуы аңлашыла.
–Данил тыңлаучан да, хулиган да түгел, гап-гади тиктормас  шәһәр малае иде, – диде  кулы белән маңгаендагы тирен сөртеп. – Әлбәттә, тыныч вакытта геройлар азрак булсын иде, батырлар сугышта гына кирәк.   Данил һәрвакыт безнең  яклаучыбыз иде. Аны тыңлыйлар, сүзенә колак салалар  иде, чөнки яшьтиләре  арасында лидер иде ул. Хәзер  сыйныфта Данилның партасына берәү дә утырмый, анда аның уку әсбаплары тора.
 12 яшьлек малайга –  Батырлык ордены
Фаҗига турындагы хәбәр көне-сәгате белән Казанга, аннары Мәскәүгә барып ирешә. 2012 елның 12 июлендә Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә,  Данил Садыйков, үлгәннән соң, гомерен аямыйча күрсәткән батырлыгы өчен  өлкәннәргә генә бирелә торган Батырлык  ордены белән бүләкләнә. Хәрби бүләк Казан Кремлендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында,   Россиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тарафыннан  Данилның әтисе Айдар Рафаил улына тапшырыла.
Татарстанның тикшерү оешмалары  Садыйковлар гаиләсенә ярдәм итәргә алына. 2012 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  Данилның әти-әниләренә көнкүреш техникасы белән җиһазландырылган өч бүлмәле фатир бүләк итә.  Данил белем алган мәктәп аның исемен йөртә башлый, ул укыган сыйныф бүлмәсе музей итеп үзгәртелә,  мемориаль такта урнаштырыла. Шундый ук такта ул һәлак булган фонтанга да   беркетелә, бульварда  кош каурые рәвешендә ясалган истәлек билгесе куела, каберенә мәрмәр һәйкәл урнаштырыла.
Мондый эшләр нинди максат белән эшләнә соң? Бу очракта бер гаиләнең фаҗигасе башкаларга сабак булсын өчен генә шундый чаралар башкарыла дип әйтеп кенә булмый. Советлар чорыннан соң сүрелеп киткән патриотик тәрбия эшен җанландыру дип аңларга була аны. Шушы вакыйгадан соң Россия мәктәпләрендә Данил Садыйковка һәм башка яшь геройларга багышланган Батырлык дәресләре керә башлый. РФ Тикшерү комитеты  ел саен   хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган  тикшерү хезмәткәрләренә һәм  Данил Садыйков  истәлегенә багышланган дзюдо ярышлары уздыра.
2014 елда Садыйковларның Виктория исемле кызлары тугач, Татарстан хөкүмәте, гаиләнең тулылануы уңаеннан, Садыйковлар гаиләсенә тагын бер бүлмәле фатир бирә. Билгеле, бу – гаиләнең бала югалту ачысын азга гына булса да җиңеләйтү өчен эшләнә.
–Безнең өчен нәрсәләр генә эшләнсә дә, улымны кайтарып булмый инде, – ди улының  яшьтәшләренә Данилның кайгыдан кара көйгән  әнисе Наталья. – Аңа нибары 12 генә яшь иде. Улыбыз холкы белән әтисенә охшаган иде. Айдар 1990 елларда Чечняда хезмәт итте. Данилның  кыю, тәвәккәл булуы, алдын-артын  уйлап тормыйча, ярдәмгә   ташлануы әтисенең тәрбиясе. Онытмагыз аны, догада булыгыз!
Әйе, кеше гомеренә тиң бүләк юк. Бигрәк тә ул бала гомере булса. Ләкин аны күрмәмешкә салыну яки онытырга тырышу башкалар өчен зыянга гына булачак. Бәла-каза сине уйламаган җирдән сагалап тора. Чаллы фаҗигасе җаваплы кешеләрнең үз хезмәтләренә җавапсыз караулары аркасында килеп чыккан, «Горзеленхоз» оешмасы балансындагы фонтан ремонттан соң күп кенә кимчелекләр белән файдалануга тапшырылган булган. Безнең җәмгыятьтәге иң ямьсез күренешләрнең берсе: ярым-йорты башкарылган эшне, йә план үтәү, йә премия алу өчен, алдап-йолдап,  гамәлгә кертү. Ә икенчесе –«әйдә, ярар»га эшләү. Бу юлы да оешманың  электр җиһазларын монтажлаучы  ике монтёры эшне тиешенчә үтәми.  Аларның җинаятьчел илтифатсызлыгы, әйләнә-тирәдәгеләрне аптырашка калдырып, бары «саксызлык белән үлем китереп чыгарган» хәл дип хөкем ителә.  Электр насосы үткәргечләрен дөрес тоташтыра алмаслык булгач, алар нинди һөнәр ияләре булсын соң инде! Үз чиратында аларның эшен тикшереп кабул итәргә тиешле баш энергетикның ваемсызлыгы да ачы сабак булырлык. Ул үз вазифасын тиешенчә үтәмәгәнлектән, фонтандагы су  ток көчәнеше астында торган. Бу фонтанга хәтта автомат рәвештә сүнү җайланмасы да куелмаган. Ремонттан соң Ростехнадзор оешмалары бирергә тиешле  рөхсәт язуы да күренми. Менә шундый җавапсызлар башкарган хезмәтнең  ачы җимешләрен татырга фонтан янына балалар җибәрелә.
Әлеге фаҗигане һич тә бер яки ике гаиләнең бәхетсезлеге генә дип карарга ярамый. Ул чакта фонтан янына  атналар буе халык агыла. Шәмнәр куялар, чәчәкләр китерәләр. Хәзерге шомлы чорда чаллылар кабат ул вакыйгаларны исләренә төшерсеннәр иде.

Ирек Нигъмәти

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ