Логотип Магариф уку
Цитата:

Уникенче китап – Рәфкать Шаһиевныкы

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Әдәби кафе”сында (Декабристлар урамы, 2) “Казан утлары” журналы редакциясе язучы Рәфкать Шаһиевның “Элеккечә түгел без генә” дигән китабын тәкъдим итте.  “Каза...

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Әдәби кафе”сында (Декабристлар урамы, 2) “Казан утлары” журналы редакциясе язучы Рәфкать Шаһиевның “Элеккечә түгел без генә” дигән китабын тәкъдим итте.  “Казан утлары”  сериясеннән” нәшер ителә башлаган уникенче хезмәт бу. 

Кичәне, башкорт кардәшләребезчә әйтсәк, китап туен алып баручы язучы, шагыйрь, журналның проза бүлеге мөдире Рафис Корбан, без хәзер ай саен шушындый кесә китабы чыгарабыз, бу вакыйга – тиражыбызны арттыручы бик шәп яңалык, дип белдергәннән соң, сүзне “Татмедиа” АҖ җитәкчеләре Айдар Сәлимгәрәев белән Шамил Садыйковка бирде. Әдәби журналның әлеге башлангычы – бик күркәм гамәл, бу китапларның җитмеш проценты чыгуга сатылып бетә; инде 13  нче китап бастыруга әзерләнә, мондый хәл – халыкчанлык билгесе; элек без боларны икешәр мең бастыра идек, хәзер өчәр мең данә дөнья күрә, болай эшләүче журнал юк иде  әле, дип, алар “Казан утлары”ның бу гамәлен хуплады. Журналның йөзьеллык юбилее билгеләп үтелгәнгә байтак вакыт үтсә дә, котлау, хуплау кәгазьләре әле дә килә, дип алар, кулларын кысып, редакция вәкилләренә рәхмәтләрен җиткерде. 

Рәфкать Шаһиевны котларга вузда бергә укыган төркемдәшләре, бергәләп хаҗ кылган сәфәрдәшләре җыелган иде. Язучы, әсәрнең язылу тарихын бәян иткәннән соң, кул тамгасын куеп, китап сөючеләргә әсәрен тапшырды.
– Мин мәдрәсәдә малайларны да, кызларны да укытам, әдәбиятыбыз, телебез серләрен бәян итәм. Кызлар ихласрак. Балаларга билге куйганда, мин билгене бер-ике баллга югарырак куярга тырышам. Минем дә балаларыма кемдер арттырып куяр, дим. Әлеге әсәрдәге күп кенә кичерешләр үз күңелем аша да узды. Мәктәптән соң алган беренче белемем рәсем сәнгате буенча. Шул сәбәплеме, мин хис-тойгы, кичерешләрне сурәтләүгә хирыс, – дип сөйләгән язучы (филология фәннәре кандидаты, Әлмәт район газетасы баш мөхәррире, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе) кичә тәмамлангач та, китап укучыларның шактый күп соравына җавап бирде.
Әлеге сериядә нәшер ителү бәхете елмайган унөченче китап   Ринат Мөхәммәдиевнең  “Кыргый атауга сәяхәт” әсәре   булачак. 

Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Илсур Һадиуллин: "Рус теле белән кызыксыну елдан-ел арта бара"

Бүген Казанда рус теле көнен бәйрәм итү кысаларында туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча халыкара олимпиадада җиңүчеләрне билгеләделәр.Бүләкләү тантанасында Татарстан мәг...

Илсур Һадиуллин: "Рус теле белән кызыксыну елдан-ел арта бара"
Бүген Казанда рус теле көнен бәйрәм итү кысаларында туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча халыкара олимпиадада җиңүчеләрне билгеләделәр.
Бүләкләү тантанасында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  елдан-ел укучылар арасында рус теле белән кызыксыну арта баруын билгеләп үтте.
«Бездә рус теле көнендә һәм Александр Пушкинның туган көнендә  8  нче  һәм 10 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча халыкара олимпиадага йомгак ясау күркәм гадәткә әверелде. Бу олимпиада республикада 2014 елдан бирле үткәрелә. Рус теле белән кызыксыну елдан-ел арта бара, ә олимпиадада катнашучыларның нәтиҗәләре тагын да яхшыра. Төрле милләт балалары рус телен өйрәнә. Без балаларның рус телен белүләре белән горурлануларын телибез. Бу бит күпмилләтле аралашу, бердәмлек, дуслык, татулык теле. Олимпиада – рус теле белән кызыксынуны арттырырга, аның матурлыгын тоярга, шулай ук аның барлыкка килү тарихын тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирүче уникаль чара», – дип сөйләде мәгариф һәм фән министры.
Олимпиадада Россиянең 14 төбәгеннән һәм Казахстаннан 200  гә якын мәктәп укучысы катнашкан. Ул   3–6 июньдә   Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды. Катнашучылар телдән һәм язма биремнәр үтәделәр.
8 нче сыйныф укучылары арасында олимпиадада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Рамилә Әмирханова, Казанның 4 нче гимназиясеннән Бриллиант Зиннәтуллина, Алейна Каракылыч һәм Камилә Гыйзитдинова, Казанның 15 нче татар гимназиясеннән Алинә Гыйльметдинова, Бөгелмә районының 14 нче татар гимназиясеннән Илина Миңнегулова, Пермь краеның Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясеннән Алинә Дускаева җиңүче булдылар.
Унынчы сыйныф укучылары арасында җиңүне Казанның 20 нче гимназиясеннән Светлана Климова һәм Эльмира Галиәхмәтова, КФУның  2  нче татар гимназиясеннән Камилла Камалиева,  Тукай районының   Борды  мәктәбеннән  Валентин Чернов, Арча районының Апаз мәктәбеннән Зәринә Гарипова һәм Казанның  17 нче татар гимназиясеннән Аделина Солтанова яулады.
Моннан тыш, биредә онлайн-викториналар һәм марафон, фотоконкурс җиңүчеләре дә бүләкләнде.
Бүләкләр шулай ук 12 майда Казанның   93  нче гимназиясендә узган һәм Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган XIX республика Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укуларында катнашучыларга тапшырылды.
Олимпиада биремнәреннән тыш, балаларга кызыклы мәдәни программа да оештырылган иде. Алар «Казан Кремле» һәм «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарихи-архитектура сәнгать музей-тыюлыкларында, К.Тинчурин исемендәге театрда булдылар, Казанның матурлыгы белән таныштылар, шулай ук Александр Сергеевич Пушкин исеме белән бәйле истәлекле урыннарда булдылар.

Фәния Лотфуллина


 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ